Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шпинат белән «кызыл балык»тан кабымлык рецепты

news_top_970_100
Шпинат белән «кызыл балык»тан кабымлык рецепты
Альбина Салихова

Теләче районы Иске Җөри авылында яшәүче Альбина Салиховадан җәйге кабымлык рецептын тәкъдим итәбез.

Кабымлык өчен ингредиентлар: 300 г шпинат (катырылганы да ярый), 5 йомырка, 100 г он, 1 бал кашыгы тоз, 250 г «кызыл балык» (сөмбаш, форель), йомшак сыр.

Шпинатка кайнар су коярга, берничә минут тотарга. Аннары кайнар суны түгәргә һәм салкын су коярга. Шул вакытта шпинатның ачык яшел төсе саклана.

Йомырканың сарысын агыннан аерырга, агына тоз салырга һәм миксер белән күпертергә.

Шпинатка йомырка сарысын салырга һәм шулай ук миксер белән күпертергә.

Соңыннан шпинат массасына күпертелгән йомырка агын, он салырга һәм яхшылап миксер белән болгатырга.

Табага яки духовка «листы»на пергамент кәгазь яки силикон «коврик» җәяргә онытмагыз. Анда шушы массаны җәяргә. 180 градуска кадәр кызган духовкада чама белән 7 минут пешереп алырга.

Шпинат җәймәсен алгач суытырга һәм йомшак сыр (сливочный) ягарга, юка ит киселгән балыкны тезәргә дә рулет итеп төрергә.

Әзер рулетны фольгага төрергә һәм суыткычта берничә сәгать тотарга. Аннары телемләп кисеп табынга чыгарырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100