Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

СПИД:«Саклану чаралары кулланылмаган җенси мөнәсәбәткә керсәгез, 72 сәгать вакытыгыз бар»

Татарстан халкы ВИЧ-инфекцияне ничек йоктыра? Бер хатын маникюр ясатканда иммунодефицит вирусын ничек эләктергән? Саклану чаралары кулланылмаган җенси мөнәсәбәтләр булса, нишләргә? Әлеге сорауларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау, аларга каршы көрәш буенча республика үзәге психотерапевты җавап бирде.

news_top_970_100
СПИД:«Саклану чаралары кулланылмаган җенси мөнәсәбәткә керсәгез, 72 сәгать вакытыгыз бар»
Кеше авыру йоктырган хәлдә дә, үзен яхшы хис итәргә мөмкин. Шуңа күрә ВИЧ-тестны даими рәвештә ясатырга кирәк.
Султан Исхаков / «Татар-информ»

«Әгәр сакланмаган секс булса, сезнең 72 сәгатегез бар»: СПИД-үзәк табибы инфекция куркынычы турында.

Ел саен бер үк саннар

Табиблар сүзләренчә, ел саен Татарстанда СПИД йоктыручылар саны бер тирәдә тирбәлә. Саннар сизелерлек үсми, әмма авыручылар санының кимү тенденциясе дә күзәтелми, дип билгели табиблар. Бу хакта «Татар-информ»да Елена Фенина яза.

«Әлеге диагнозга ышану һәм аны кабул итү бик авыр. Беренче реакция – шок, аптырау һәм инкарь итү. Бу кешегә аның каны тикшерелгән булуын һәм анализының 2 тапкыр уңай нәтиҗә күрсәтүен аңлатырга туры килә. Шуннан соң анардан авыруны кайдан йоктыра алган булуын сораштырабыз, һәм шул вакытта ул рискның чыннан да булуын кабул итә», – дип сөйли психотерапевт Роза Мөхәммәтова.

Роза Мөхәммәтова яшьләргә аерым игътибар биреп, массакүләм мәгълүмат чараларында ВИЧ-инфекция проблемасы турында мөмкин кадәр күбрәк сөйләргә кирәк, дип саный. Бу куркыныч инфекциядән кешеләрне шулай гына саклап була.

«Соңгы вакытта бездә сәер тенденция барлыкка килде: бу инфекцияне беркайчан да очрашмас кебек тоелган өлкән буын кешеләре йоктыра. Шәхси тормыш бит дәвам итә, һәм 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр бу вирусны актив йоктыра башлады. Бездә диагнозлары турында күптән түгел белгән 75 яшьлек пациентлар да бар», – дип сөйли психотерапевт.

Яшьләргә аерым игътибар биреп, массакүләм мәгълүмат чараларында ВИЧ-инфекция проблемасы турында мөмкин кадәр күбрәк сөйләргә кирәк.

Фото: © «Михаил Захаров / «Татар-информ»

Энәләр аша йоктыру сирәгәя, ләкин саклану чаралары кулланылмаган җенси мөнәсәбәтләр инфекция йоктыруның төп ысулы булып кала

Инфекция йоктыруның иң таралган ысулы – саклану чаралары кулланылмаган җенси мөнәсәбәтләр. Шул ук вакытта вирусны наркотиклар кулланганда энә аша йоктыру икенче планга күчте, дип статистика китерә табиб.

Кеше авыру йоктырган хәлдә дә үзен яхшы хис итәргә мөмкин. Шуңа күрә ВИЧ-тестны даими рәвештә ясатырга кирәк. Беренче симптомнар берничә елдан соң барлыкка килә ала. Ләкин барысы да индивидуаль: кайбер пациентларда ВИЧ йоктырганнан соң ук киләсе стадиягә – СПИДка күчә.

«СПИД – әлеге вирусны еллар дәвамында йөртүнең соңгы нәтиҗәсе. Кайвакыт кеше безгә берничә ел йөри һәм аңа әле СПИД препаратлары бирелми, чөнки ул аларга мохтаҗ түгел. Ул ВИЧ-инфекцияле, һәм СПИД стадиясе аңа әле янамый. Әгәр дә күзәтелмәсә һәм дәваланмаса, СПИД иртәме-соңмы булачак. Әгәр препаратлар кабул ителсә, кеше иммунитеты сәламәт кеше дәрәҗәсенә якынлашачак», – дип аңлата Роза Мөхәммәтова.

Әгәр дә статусы билгесез кеше белән саклану чаралары кулланылмаган җенси мөнәсәбәтләр булса, сезнең препаратны кабул итәр өчен 72 сәгатегез бар.

«Беркемнең дә маңгаена «сәламәт» яки «сәламәт түгел» дип язылмаган бит. Еш кына кеше үзенең статусы турында үзе дә белми. Бу очракта авыруны йоктырмас өчен тулы 3 көн бар. Инфекцияне профилактик дәвалау бар, һәм ул 72 сәгать эчендә башланырга тиеш. Шуңа күрә, риск булса, СПИД үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, инфекционист табиб сезгә бу препаратны 1 айга билгеләячәк. Бу очракта кешегә әлеге вирусны йоктырмаячагына гарантия бирелә», – дип сөйли психотерапевт.

Роза Мөхәммәтова фикеренчә, әлеге инфекцияне йоктыру статистикасы турыдан-туры әхлакый тәрбиягә бәйле. Тәртипсез җенси мөнәсәбәтләр аркасында ВИЧ безнең җәмгыятькә керә. Ләкин никахлашканнан соң якынлык та бернинди гарантия бирми.

«Ни өчен никахлашканчы һәм интим мөнәсәбәтләргә кергәнче анализлар тапшырмаска? Кайбер илләрдә ЗАГСларга гариза биргәнче, тикшерү узарга киңәш ителә. Бу – партнерыңа да инфекция йоктырмаска һәм булачак балаңның сәламәтлеген дә куркыныч астына куймаска мөмкинлек бирә. Ә бездә еш кына хатын-кызлар иреннән авыру йоктыруын балага узганнан соң гына белә», – дип сөйли психотерапевт.

Үз-үзеңне саклауның иң ышанычлы ысулы – презервативлар куллану, дип искәртә табиблар. Күбекләр, майлар һәм башка чаралар башка инфекцияләрдән коткара ала, әмма ВИЧ-тан коткара алмый, ди Роза Мөхәммәтова.

«Презерватив зурлыгы буенча дөрес сайланырга һәм дөрес кулланылырга тиеш. Тәҗрибәсез ир-атларның еш очрый торган хатасы – алар бу контрацепция чарасын куллана белмиләр. Һәр ир-ат белән мин бу хакта сөйләшәм, һәм күпләрнең презервативларны дөрес кулланмавы ачыклана. Аларга моны аңлатырга туры килә», – дип сөйли ул.

Тату ясатканда да, пирсинг куйдырганда да шундый ук авыру йоктырырга мөмкин. Шуңа күрә, әгәр сез бу процедураларны ясатырга уйлыйсыз икән, инструментларның стерильлеген тикшерегез.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«ВИЧны 70 процентлы спирт кына үтерә ала»

Роза Мөхәммәтованың практикасында күп балалы ир белән хатынның да әлеге инфекцияне йоктыру очрагы булган.

«Бик яхшы гаилә, аларның 3 баласы бар, алар күп еллар бергә. Иренең дәлиле бар – ул кан доноры, ягъни аның каны даими тикшерелеп тора. Һәм хатында ВИЧ-инфекция табыла. Ачыкланганча, ул өенә маникюр остасын чакырган була. Аның инструментларны нәрсә белән эшкәрткән булуы билгесез. Күрәсең, ул кечкенә яралар аша йоктырган. Бу осталарның медицина документлары юк, алар ВИЧның 70 процентлы спирт белән генә үтерелә алуын да белмиләр. 96 процентлы спирт эремәсе вирусны бальзамлый, ягъни исән калдыра», – дип мисал китерә табиб.

Тату ясатканда да, пирсинг куйдырганда да шундый ук авыру йоктырырга мөмкин. Шуңа күрә, әгәр сез бу процедураларны ясатырга уйлыйсыз икән, инструментларның стерильлеген тикшерегез, дип киңәш итә Роза Мөхәммәтова.

Табиблар искә төшерә: даими ВИЧ-тест (елга 1 тапкырдан да сирәгрәк түгел) ясату – җаваплы һәм дөрес адым, ул сезнең дә, башка кешеләрнең дә, шул исәптән якыннарыгызның да тормышын саклап кала ала. ВИЧ-инфекцияне аноним рәвештә һәм бушлай тикшереп була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100