Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Спидометр 150 санында туктаган». Исерек егет авыл урамында кызларны таптап үтергән

news_top_970_100

Волгоград өлкәсендә балигъ булмаган 2 кыз һәлак булган. Россия Тикшерү комитетының Волгоград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте 21 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачылу турында хәбәр итте.

Ул исерек килеш рульгә утырып, юл йөрү кагыйдәләрен бозуда һәм саксызлык аркасында 2 кеше үлеменә китерүдә шикләнелә.

Якынча ачыкланганча, 12 июньдә кичке уннар тирәсендә ул исерек килеш машина белән идарә итә. Райгород бистәсендә Совет урамы буйлап бара. Биредә ул 14 яшьлек 2 кызны таптый, балалар һәлак була.
Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Волгоград.Онлайн белешмәсе буенча, «Нива» машинасы спидометры 150 санында туктап калган. «Нива» килә иде, анда егетләр утырган, музыка кычкырып уйный, аның артыннан зур тизлектә гаишниклар килә. Аннары стоп-сигналлар күрдек, машина әйләнеп капланды, без дә туктадык. Анда кыз мәете. 20 минут чамасы узгач тагын бер кыз мәете табылды. Ул баланы таптаганын аңламаган да. Спидометры 150 км\сәг турысында туктап калган», – ди шаһитлар.

Авария ясаган егет бик нык исерек була, аның бер тырналган урыны да юк. Мәрхүмә кызларның берсенә икенче көнне 15 яшь туласы булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100