Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

СПИД үзәге табибы Роза Мөхәммәтова: “Кабинетымда ирләрнең күз яшьләре белән елаганы бар”

Intertat.ru электрон газетасында ВИЧ-инфекция йоктырган авыл кызы Гөлназ турында интервью чыккан иде. Татарстан Республикасы СПИД үзәге табиб-психотерапевты Роза Мөхәммәтова республикада бу авыруның ни дәрәҗәдә таралганын, вирусны кемнәр һәм ни рәвешчә йоктырганын, бу авыруның куркыныч эпидемия дип атарлык рәвешчә җәелгәнен сөйләде.

news_top_970_100
СПИД үзәге табибы Роза Мөхәммәтова: “Кабинетымда ирләрнең күз яшьләре белән елаганы бар”

– ВИЧ инфекциягә кагылышлы иң зур проблема дип сез кайсын атар идегез?

– Кешеләрнең бу авыру турында белемнәре бик аз. Йоктыру юллары турында белергә һәм моңа сак карарга кирәк. Нишләптер кешеләр башкаларның шәхси тормышы булуын оныта очраклы һәм үзләре белмәгән кешеләр белән сакланмаган җенси мөнәсәбәтләргә юл куя. Бу авыруның күпләп таралуына китерә. Вирус төрле яшь аралыгындагы төркемнәргә дә тарала. Безгә үсмерләрдән алып өлкән, алтмыш, җитмеш яшьтәгеләр дә килә.

– Бу чирнең таралуында нинди тенденция күзәтелә?

– Татарстанда елына 1000, 1200, 1400 яңа очракларны ачыклыйбыз. Наркоманиянең киң таралган, кызган чорында – 2001 елда 2000 очрак теркәлгән иде. Бу ВИЧ инфекция таралуның иң югары ноктасы булды. Ләкин хәзер дә вәзгыять тынычланырлык түгел. Бу очракларның һәрберсенең артында да кеше язмышы. Узган ел 1400 очрак булган, минемчә, бу безнең өчен начар.

– ВИЧны күпчелек кешеләр наркоманнар авыруы итеп кабул итә. Ә саннар ни сөйли?

– Соңгы 5-7 ел эчендә бу авыру башлыча җенси юл белән күчә. Элек наркоманнар өстенлек итә иде.

– Моның сәбәбе нәрсәдә – вирус киң таралдымы, башкасымы?

– Чыннан да, вирус хәзер бөтен катламнарга да таралды. Наркоманнар кемнәр беләндер җенси мөнәсәбәтләргә керәләр, наркоманнарның партнерлары сәламәт ир-атлар белән мөнәсәбәткә керә. Шул рәвешчә, һәркем ВИЧ инфекцияне йөртүче булырга мөмкин. Әгәр кеше мондый авыру барлыгын, аннан саклану чараларын белми икән, ул тарала.

Андый кешеләр безнең җәмгыятьтә аз түгел, чөнки хәзер гаилә, мәхәббәт, тугрылык институты арткы планга күчә бара.

– Ә Сезнең үзегезне гаҗәпләндергән нинди язмышлар булды?

– Үги әти кызлыкка алган кызын көчли һәм кызны зарарлый. Бу очрак мине бик гаҗәпләндерде.

ВИЧ тормышның төбендәге кешеләр авыруы гына түгел. Бай кешеләр Таиландка барып, ВИЧ  инфекция эләктереп кайталар. Андый мисаллар да бар.

– Уңышлы кешеләр, бизнесменнар күпме?

– Әйе, алар да ВИЧ инфекция белән авырыйлар. Алар бу тормышта нәрсәгәдер ирешәләр дә, үзләренә барысын да эшләргә мөмкин дип уйлыйлар. Һәрвакыт үзеңнең эшләгән эшләреңне үлчәп карарга, бәяләргә кирәк. Күңел ачуларыңны да, ялыңны да, тормыш рәвешеңне дә, гадәтләреңне дә – бар нәрсәне дә контрольдә тотарга кирәк. ВИЧ ул үзләренә барысын да рөхсәт иткән кешеләр проблемасы.

– Табиблар да бармы?

– Кызганычка каршы, кайвакыт табиблар да бу чирне йоктыра.

“Кабинетта ирләрнең дә елап утырганы булды”

– Кешеләр үзләрендә ВИЧ ачыклануын ничек кабул итәләр?

– Бу һәркем өчен зур стресс, бик авыр кичерешләр. Хәтта минем кабинетта ир -атларның күз яшьләре белән елаганы бар.

– Бу авыру башлыча шәһәрләрдә таралган дип уйланыла. Ә авыл районнарында ничек?

– Шуны әйтә алам – Татарстанда ВИЧ инфекция ачыкланмаган бер генә район, шәһәр дә калмады. Һәр районда, шәһәрдә безнең пациентлар бар. Шуңа күрә бездә моны юк дип уйларга кирәкми. Бу - эпидемия. Бу чыннан да шулай. Никтер барысы да ВИЧны кайдадыр Америкада дип уйлый. Кызганычка каршы, болар барысы да бездә.

– ВИЧ инфекция кайсы районда иң күп таралган һәм бу нәрсә белән бәйле?

– ВИЧ инфекция иң күп таралган район – Бөгелмә. Ул юллар киселешендә урнашкан, наркомания Татарстанның нәкъ шушы төбәгенә иң беренче үтеп керде.

“ВИЧ кешеләр арасындагы проблемаларны ачып бирүче чир”

– ВИЧ таралуын чикләү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Бер СПИД үзәкнең, табибларның көчләре белән генә бу проблеманы чишеп булмый. Миңа калса, моны бөтен җәмәгатьчелек аңларга тиеш. Кешеләргә үзләренең тормышының кыйммәтенә төшенү кирәк. Элек бу әхлак сүзе белән аңлатыла иде.

Шундый очраклар була, мәсәлән, өйләнгән кеше гаиләсенә ВИЧ инфекция алып кайта һәм хатынына да йоктыра. Хатыны авырлы булып, анализлар тапшырганда бу авыруны йөртүче икәнлеге ачыклана. Бу ир белән хатын арасындагы хыянәтне күрсәтә торган факт. Ул шулай ачыклана. Ә гаилә имин, тыныч булып санала, беркем бернәрсә дә сизми. Сез әллә мондый очракларны аз дип уйлыйсызмы? ВИЧ инфекция ул кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә булган бөтен кимчелекләрне, проблемаларны ачып сала. Гаиләгә ВИЧ инфекция керә икән, бу гаиләдәге кешеләр арасында нәрсәнеңдер дөрес булмавын күрсәтә. Димәк, монда хыянәт, ялган, бар дигән сүз. Бу инфекция шуннан барлыкка килә дә инде. Тугрылык, ярату, ышаныч булган гаиләдә ВИЧ инфекция булмый.

Кешеләр мондый стресс кичергәндә, үзләренең дәвалап булмый торган чир белән авырганнарын белгәч, тормыш кыйммәтләрен яңадан карый һәм күпләре дингә, Аллага киләләр. Бу ихластан эшләнә дип ышанам. Ләкин бу Аллага ничектер соңга калып килү.

– Статистика буенча ислам илләрендә бу авыру таралганмы?

– Дөньяның бер төбәгендә дә тынычландыра торган статистика түгел. Безнең бик күп пациентлар, ислам киң таралган илләрдән, мәсәлән, Үзбәкстаннан. Бездә эшләгән гастарбайтерлар арасында ВИЧ инфекциялеләр бик күп. Шуңа күрә мин дин һәм Ислам моның белән көрәшергә артык ярдәм итә димәс идем. Әлегә без моны күзәтмибез. Бу күпчелек очракта антураж дип әйтер идем. Мөселман кием рәвешендә булырга мөмкин, ә кешенең күңелендә, эчендә нәрсә икәнен кем белә?

– Безнең илдә нинди тенденция күзәтелә?

– Хәзерге вакытта элекке СССР илләре территорииясе ВИЧ таралу буенча иң алдынгы урыннарда. Бу үсештә булучы җәмгыятьнең проблемалары. Башта бер төрле идеаллар иде, аннан шушы идеалларга кул селтәп, аларны ташлап, башкаларына күчтек. Кешеләр юл чатында кала. Нәрсә хәзер безгә юл күрсәтүче, нәрсәгә, кемгә ышанабыз? Кешеләр күңелләрендә урын таба алмый. Кешеләрнең ышанычы юк, тегендә-монда сугылып йөриләр.

“Гадел булганда, СПИД булмаячак”

– Кешеләргә нинди киңәш бирер идегез?

– Гадел булырга. Үз-үзең белән, якын кешеләрең белән, үзеңнең яраткан кешең белән гадел булырга кирәк. Бары тик шул очракта гына мондый пычраклыкка урын булмаячак. Җенси юл белән күчүче чирләр, шул исәптән ВИЧта, безнең гаделсезлектән, тугры булмаудан килә.

ВИЧ – (вирус иммундодефицита человка) – кешенең иммунитет дефициты вирусы. Акрын үсештәге вируслар төренә керә. Вирус иммун системасын зарарлый, нәтиҗәдә СПИД (синдром приобретенного иммунного дефицита) авыруын китереп чыгара. Вирус үзе үлемгә китерми - ул кешене көчсезләндерә, организм үзен инфекцияләрдән саклый алмый башлый һәм нормаль иммунитетлы кешеләр йоктырмый торган авыруларга бирешүчәнгә әйләнә.  Терапия алмаган очракта, ВИЧ йоктырган кеше 9-11 елдан үлә. Терапия алган очракта кеше 70-80 ел яшәргә мөмкин. ВИЧка каршы вакцина юк.

Авыру беренче тапкыр 1983 елда ачыклана, ул Африкада килеп чыккан дип уйланыла. СССРда ВИЧ белән авыру очрагы беренче тапкыр 1986 елда теркәлә. 1994 елдан бирле Россиядә барлыгы 1 103 мең ВИЧ инфекцияле кеше ачыкланган, 233 мең кеше үлгән, хәзер бу инфекцияле 869 998 кеше бар.

Вирус бер кешедән икенчесенә берничә юл белән күчәргә мөмкин. Болар – җенси юл, бер үк шприц белән инъекция ясаганда, анадан – балага, кан яки органнарны күчергәндә.


ВИЧның симптомнары:

ВИЧның инкубацион чоры – 2-4 атнадан бер елга кадәр. ВИЧ инфекция йоктыручыларның 50-70 проценты беренче-икенче атнада ОРЗ вакытындагы кебек симптомнар кичерә: лимфа төеннәренең зураюы, калтырану, йокы килү, баш авыруы, күз әчетү, яктыдан курку, тәнгә тимгелләр чыгу, томау. Бу күренешләр 2-4 атнадан юкка чыга һәм вирус симптомнары күренми. Бу чор еллар буе дәвам итәргә мөмкин, әмма инфекцияле кешеләрнең гомере 10-15 елдан артмый. Шулай ук авыру бер ел эчендә дә үлемгә китерергә мөмкин.

СПИД – авыруның икенче чоры, ул 6 айдан 2 елга кадәр дәвам итә. СПИД башлыча үпкә, эчәк, тире бозылу авыруларын китереп чыгара, нерв системасын какшата. Күпчелек очракларда СПИД белән авыручыларда пневмония башлана. 50-60 процент очракларда тиредә һәм лайлалы тышчаларда төзәлми торган яралар барлыкка килә.

Татарстан республикасында ВИЧ инфекция буенча эпидемиологик ситуациягә күзәтү.

1990-2001 еллар – инъекцион наркотиклар куллаунчылар арасында ВИЧ инфекция таралуның интенсив үсеш чоры, 95 % яңа очрак ачыклана.

Соңгы 10 елда җенси юл белән инфекция йоктыру өстенлек итә, узган елда бу күрсәткеч – 63,8% (2015 ел  кан тамырлары аша – 37% ны тәшкил итә, җенси юл белән – 61%).

Эпидемик процесста эләгүчеләр арасында 30 – 35 яшьлекләр күпчелекне тәшкил итә – яңа ачыкланган очракларның 70 проценты. Алар арасында 2/3 ир – атлар (63,7%) – җенси юл белән инфекция йоктыручылар – 53,7% һәм наркотиклар куллану аркасында зарарланучылар – 46%, хатын – кызлар 36,3% тәшкил итә, 81,4% – җенси юл белән инфекция йоктыручылар һәм 17,3% наркотик куллану сәбәпле йоктыручылар.

Соңгы 10 елда ВИЧ инфекцияле хатын – кызлар саны ике тапкырга арткан (5011 яки барлык авыручылар арасында 39,1% тәшкил итә), 2861 бала туган, 103 балага “ВИЧ инфекция” диагнозы куелган.

- Елына 1 дән 3 кадәр ВИЧ инфекция очраклары ачыкланган территорияләр: Әлки, Актаныш, Әтә, Балтач, Кайбыч, Мамадыш, Мөслим, Яңа Чишмә, Саба, Спас, Тәтеш, Теләче.

- Әлмәт, Алабуга, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарында ВИЧ белән авыручылар саны кимегән;

- Азнакай, Менделеевск, Чистай районнарында ВИЧ белән авыручылар саны үскән;

- Балык Бистәсе районында соңгы 2 ел эчендә бер генә ВИЧ инфекция очрагы да теркәлмәгән.

2016 елда ВИЧ инфекция буенча эпидедимиологик ситуациядә түбәндәгеләр күзәтелә:

- җенси юл белән инфекция йоктыруның 2% үсүе (2015 елда – 63%, 2016 елда – 65%);

- 20-29 яшьлекләр арасында парентераль юл белән зарарлануның 7% үсүе (2015 елда – 24%, 2016 елда – 31%);

- 30-49 яшьлекләр арасында инфекция йоктыручылар саны 6% ка үсү (2015 елда – 63%, 2016 елда – 69%);

Авыручылар кимү саны түбәндәге территорияләрдә күзәтелә: Спас районында 4 тапкырга, Азнакай, Әлки, Югары Ослан, Кайбыч районнарында 3 тапкырга, Кама Тамагы районында 2,7 тапкырга, Алабуга, Ютазы районнарында 1,7 тапкырга, Биектау районында 1,6 тапкырга, Лаеш, саба районнарында 1,5 тапкырга, Арча, Әгерҗе, Питрәч районнарында 1,4 тапкырга, Алексеевск районында 1,3 тапкырга, яшел Үзән районында 7,6 тапкырга, Норлат районында 5,6 тапкырга, Тәтеш районында – 1 дән 0 очрак.

2016 елда республика халкы арасында ВИЧ инфекциянең түбәндәге районнарда артуы үзәтелә: Азнакай районы +25%, Тукай районында 25%, Зәй районында +19%, Түбән Кама районында +15%, Чистай районында +13%, Чаллы шәһәрендә +5%, Минзәлә районында 3,5 тапкырга, Менделеевск районында +20%. 

Узган ел эчендә авыручылар саны түбән булган, ләкин сирәк очракларның үсүсе күзәтелгән территорияләр: Кукмара районы ( 4-5 очрак), Апас районы (1-4 очрак), Яңа Чишмә районы (1-3 очрак), Әтнә районы (0-1 очрак), Мамадыш һәм Мөслим райннары (0-2 очрак). Бу районнарда инфекция йоктыру җенси юл белән килеп чыга.

2017 елның 4 аена: 386 очрак теркәлгән (100 мең халыкка 9,9) аларның 256сы Татарстан республикасында яшәүчеләр, 30ы чит төбәкләрдән килгән кешеләр (2016 елның шушы вакытына 480 очрак теркәлгән була (100 мең кешегә 11,0) – 426сы Татарстан республикасында яшәүчеләр, 54 башка төбәкләрдән килгән кешеләр).

2017 елның 1 маена барлыгы – 21428 очрак теркәлгән, алар арасында 19629ы Татарстан республикасында яшәүчеләр, ир-атлар – 14190 (66,2%), хатын-кызлар – 7238 ( 33,8%). Олы яшьтәге халыкның 0,3% инфекция йоктырган, алар арасында 30-40 яшьлекләр – 1,5% – ир- атлар һәм 0,8% – хатын-кызлар. ВИЧ инфекциянең таралуы 100 мең кешегә 551,9 туры килә.

Барлыгы 5147 ВИЧ инфекцияле кеше үлгән.

Исәптә 12812 ВИЧ инфекцияле кеше тора (зарарлану 100 мең кешегә – 329,7) Россиядәге уртача күрсәткечтән (594,3) 1,8 гә түбән. Шуларның 60ы – мигрантлар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100