Спас районында баласына ярты миллионнан артык алимент түләмәгән ирне өч елга хөкем иттеләр
Ир-атның алимент бурычлары 642 мең сумны тәшкил итә.
Спас районы суды, алимент түләмәгән өчен 43 яшьлек ир-атны ике елда сигез айга колониягә җибәрде дип хәбәр итте ТР Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев "Татар-информ" агентлыгына.
Суд ачыклаганча, 2016 елның декабреннән 2017 елның октябренә кадәр ир-ат үзенең баласына матди ярдәм күрсәтми. Аның алимент бурычлары 642 меңнән артып киткән.
Суд аны "Ата-ана тарафыннан балигъ булмаган баланы тәрбияләүгә сәбәпсез рәвештә акча түләмәү" маддәсе буенча гаепле дип таныды.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Гаепләнүче суд залында сак астына алынды.