Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Спас манарасыннан Казан манзарасы

“Татар-информ” журналисты Регина Яфарова реставрация ясала башлаган Спас манарасында булып, укучылар өчен видеоэкскурсия ясады.

news_top_970_100
Спас манарасыннан Казан манзарасы

Киләчәктә Казан Кремленең Спас манарасы Казанның иң кәттә күзәтү мәйданы булачак. Биредән Казан шәһәренә иң матур манзаралары ачылачак. 

Хәзерге вакытта Спас манарасында реставрация бара. Февраль аенда XVI гасыр архитектурасы һәйкәле тирәсендә төзелеш баскычлары һәм пәрдәләре корылды. Яңа реставрациянең максаты нәрсәдә – бу хакта хәбәрчебез репортажы.

Белешмә: Спас манарасына 1957, 1970-1975 елларда реставрация үткәрелгән була. Агач конструкцияләрне төзекләндерү, ак таштан салынган диварны реставрацияләү архитектор С.С. Айдаров җитәкчелегендә башкарылган.

Яңа реставрациянең төп максаты – манараны кешеләр өчен уңайлы итү. Казан кунаклары һәм экскурсиягә килүчеләр винтлы баскычларднан манараның иң биек ноктасына менеп, бөтен Казанны уч төбендәгечә күзәтә алачак. Бу матурлыкны үз күзләребез белән күрдек, сезгә дә күрсәтергә теләдек. 

Казан Кирмәненең төп тарихи капкасын – керү юлын реставрацияләүне ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсе (ГИСУ) үз өстенә алган. Шуңа күрә дә безнең өчен экскурсияне ТР Инвестиция-төзелеш баш идарәсенең реставрация бүлеге башлыгы Майя Морозова, «Татинвестгражданпроект» институтының реставрация остаханәсе җитәкчесе, I категорияле архитектор-реставратор Гүзәл Исхакова һәм генераль подрядчының техник белгече Дмитрий Коротков үткәрде.

Экскурсиядән иң мөһиме һәм Спас манарасы турында мәгълүмат:

Манара гөмбәзе - ул дүртенче ярус. Сәгать механизмы – өченче ярус. Күзәтү мәйданчыгы өченче ярус түбәсендә урнашачак.

Астарак буш ярус калачак, гөмбәзне карап булсын өчен аның идәне сүтеләчәк.

XIX гасыр уртасында Спас манарасына янәшә торган бинада XVI гасыр бойницасы (уктан ату өчен махсус ярык) табылган, ул киләчәктә пыяла астында калачак. Теләүчеләр аны да карап уза алачак.  

Спас манарасының Казан Кирмәненә керә торган җирендә дә ак таштан корылмалар табылган. Капка өсте чиркәве (Надвратная церковь) һәм Спас манарасы арасында агачтан ясалган күтәртү механизмы - герса табылган. Нәкъ шул урында музей ясау планлаштырыла.

Спас манарасындагы сәгать шундый ук калачак, әмма металл өлешләре - саннар, сәгать механизмы реставрацияләнәчәк.

Сәгать механизмы (өченче ярус) урнаштырылган бүлмәне кыш көне тыштан карап була торган итәргә уйлыйлар, әмма бу вариант әлегә төгәл түгел. Әлеге бинада тәрәзә урыннары дә бар. Әгәр дә шуларга киләчәктә пыяла куелса, аны искечә витраж белән бизәргә телиләр.

Спас манарасының визит карточкасы - “Малиновый звон”, ягъни курантлар кызыл булып балкып китә. Бу да сакланып калачак.

Белешмә: Спас манарасы – Казан Кремлен көньяктан камап алган ныгытманың үзәгендә урнашкан, төп керү юлы булып санала. 1556-1562 елларда Постник Яковлев һәм Иван Ширяев тарафыннан төзелә. Башта чиркәү бинасында Явыз Иванның сугыш иконасы һәм 1552 елда рус гаскәрләренең Казан һөҗүмендә кулланган башка ядкярләре саклана. Ул вакытта манара икеяруслы, агач чатыр түбәле була һәм анда кечкенә күзәтү каланчасы урнаша.

XVII гасырның 70нче елларында манарага чатыр түбәле ике ярус өстәп төзелә. Астагы сигезкырлыкта сәгать урнашкан, ә өстәгесенә аркалы уемнар уелган.

XIX гасыр уртасында Кирмәнгә керү юлы җайлырак булсын өчен, ныгытма диварының көнчыгыштан манара белән тоташкан урынына уксыман арка тишәләр. Терсәкле юлдагы капканы томалап куялар.

70нче елларда манараның көнбатыш ягында турыдан-туры чиркәүгә алып баручы баскычлы янкорма төзелә. Шул рәвешле чиркәү тулысынча манарадан аерыла. 1930 елда Спас капкасы аша Кирмәнгә функциональ яктан кирәкле туры керү юлы булдырыла. 1963 елда манараның сигезкырлылыгының өч ягында циферблатлы суга торган электр сәгатьләре барлыкка килә. Ә манара очына йолдыз урнаштырыла. Хәзер манара сәгатьләре махсус җайланмага тотштырылган: караңгы төшкәч, сәгать cукканда кура җиләге төсендәге яктылык кабынып китә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100