«Спартак» клубы тарихындагы татар футболчылары. Кемнәр алар?
Мәскәү клубы тарихында татарлар шактый. Аларның күбесе сезгә таныш.

20 сентябрь көнне «Рубин» Казанда Мәскәүнең «Спартак» футбол клубын каршы алды. Уен 0:2 исәбе белән тәмамланды. Казан клубы үзенең көндәшләрен җиңә алмаганга алты елдан артып бара инде. Матчның дүртенче минутында беренче голны Джордан Ларссон кертте. Ә 21 минутта үзенең капкасына Казан сакчысы Михаил Меркулов автогол ясады.
Шулай итеп, «Спартак» клубы «Зенит»ны куып җитеп, хәзерге вакытта «Премьер-Лига» таблицасының иң югары урыннарының берсен алып тора.
Иң кызыгы шунда: Казан клубының составында бер татар уенчысы да юк, ә менә Мәскәү клубында берәү булса да бар.
«Рубин» уены алдыннан «Спартак» үзенең рәсми сайтында клуб тарихында уйнаган татар футболчыларын искә төшерде.
Ринат Дасаев
«Спартак»та уйнаган вакыты: 1977-1988 еллар, 425 матч.
Капкачы.
Клубтагы казанышлары: ике тапкыр СССР чемпионы; 1988 елда «Дөньяның иң яхшы капкачысы».
Галимҗан Хөсәенов

«Спартак»та уйнаган вакыты: 1961-1973, 408 матч, 129 гол.
Һөҗүмче.
Клубтагы казанышлары: ике тапкыр СССР чемпионы
Вәгыйз Һидиятуллин

«Спартак»та уйнаган вакыты: 1976-1980, 1986-1988, 220 матч, 27 гол
Сакчы
Клубтагы казанышлары: ике тапкыр СССР чемпионы
Әлмир Каюмов

«Спартак»та уйнаган вакыты: 1984-1987, 1991, 68 матч.
Сакчы.
Клубтагы казанышлары: СССР чемпионы.
Ренат Сабитов

«Спартак»та уйнаган вакыты: 2007-2010, 64 матч.
Ярымсакчы.
Руслан Нигъмәтуллин

«Спартак»та уйнаган вакыты: 1995-1997, 31 матч.
Капкачы.
Клубтагы казанышлары: ике тапкыр Россия чемпионы.
Данияр Биләлетдинов

«Спартак»та уйнаган вакыты: 2012-2013, 30 матч, 4 гол.
Ярымсакчы.
Ренат Атауллин

«Спартак»та уйнаган вакыты: 1986 ел, 18 матч.
Ярымсакчы.
Эльдар Низаметдинов

«Спартак»та уйнаган вакыты: 2009, 5 матч, 1 гол.
Һөҗүмче.
Наил Умяров

«Спартак»та уйнаган вакыты: 2019 елдан алып хәзерге вакытка кадәр, 34 матч.
Ярымсакчы.
