Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Спам-шалтыратулардан котылып буламы?

news_top_970_100
Спам-шалтыратулардан котылып буламы?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Спам-шалтыратулар өчен зур күләмдәге штрафлар аларның санын вакытлыча киметәчәк, әмма кирәкмәгән реклама җибәргәннәре өчен Монополиягә каршы федераль хезмәткә шикаятьне дөрес бирү мөһим, диде Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, спам-шалтыратулар һәм реклама өчен штрафларны арттыру турында күптән түгел кабул ителгән закон нигезендә гражданнарны, закон бозу расланган очракта, 10-20 мең сум күләмендә штраф түләргә мәҗбүр итәчәкләр. Вазифаи затлар өчен штрафның күләме – 20-100 мең, юридик затлар өчен 300 меңнән 1 миллион сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Шул рәвешле, әгәр гражданинга спамерларның шалтыратуларын блокировкалау җитәрлек булмаса, реклама турындагы законның бозылуы хакында гариза белән шәхсән Монополиягә каршы федераль хезмәткә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шикаятьне электрон почта аша (delo@fas.gov.ru); сайттагы форма яисә хат аша түбәндәге адрес буенча 125993, Мәскәү, Садовая-Кудринская урамы, 11 адресы буенча җибәрергә мөмкин.

Шунысы мөһим, абонент үзе реклама хәбәрләре җибәрү өчен ризалык бирмәгән булырга тиеш. Кайвакыт хәйләкәр маркетологлар кешене кисәкмичә генә килешүгә ризалашырга мәҗбүр итә. «Әгәр компания гражданин үзе реклама таратуга риза булуы турында мәгълүмат бирсә, бу очракта Монополиягә каршы федераль хезмәткә гафу үтенергә туры киләчәк», – диде юрист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100