Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Спа-салон, ресторан, кинотеатр» – Мөнир Рахмаев хатынына романтик бәйрәм оештырган

news_top_970_100
«Спа-салон, ресторан, кинотеатр» – Мөнир Рахмаев хатынына романтик бәйрәм оештырган
Социаль челтәрләр

Җырчы, алып баручы Мөнир Рахмаев үзенең хатыны Илсөяргә төрле бүләкләр ясап, җаныкаеның кәефен күтәрү ягын карап кына тора. Ул бүләкләр турында, әлбәттә инде, социаль челтәрләрдә утыручы «подписчик»лары да белмичә калмый. Шушы көннәрдә Мөнир Илсөяргә онытылмаслык романтик бәйрәм оештырган – ир белән хатын көнне кызларыннан башка, икесе генә уздырган. Мөнир Рахмаев фотолар белән бүлешергә дә онытмаган, кайларда булганнарын, ничек шәп ял иткәннәрен дә санап чыккан.

«Элекке вакытлардагы кебек! Спа-салон, ресторанда төшке аш, кинотеатр, ресторанда кичке аш. Вакыйгаларга бик бай көн булды. Мондый «свидание»ләрне ешрак оештырырга кирәк», – дигән ул.

Илсөяр дә җавапсыз калмаган.

«Икебез генә үткәргән көн өчен иремә рәхмәт әйтәсем килә. Әти-әниләр өчен аз гына бушанып, ял итеп алу бик мөһим.

Әлбәттә, минем әти-әниемнең ярдәменнән башка бу көн булмас иде. Балабыз бик көйсез, аны 3 яше тулганчы беркемгә дә калдыра алмадык. Шуңа да без бу көнне бик күптән көттек.

Бүген без ирем белән әле йөри генә башлаган, беренче тапкыр очрашкан мизгелләребезне искә төшердек. Бик шәп көн булды, яратам сине, кадерлем», – дип язган ул.

 

Фото: © Социаль челтәрләр

 

Фото: © Социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 4 июль 2023
    Исемсез
    Бу авызны шунын кадэр кабартмаса Аллахэтэлэ биргэн матурлыгы булыра иде, энэ энкэлэре нинди матур, бу Монирнекелэрдер, ана ошаганнар.
  • 30 июнь 2023
    Исемсез
    фигурысы нинди матур э бите эстэгефирулла куркыныч
  • 30 июнь 2023
    Исемсез
    нинди куркыныч кешелэр, то ли ир, то ли хатын кыз , сэлэмэт эйбер тугел бу.
  • 30 июнь 2023
    Исемсез
    Эстэгфирулла, куркыныыыыччч
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100