«Сөюеңне илтеп салам» - Илсөя Бәдретдинова барлык «бывший»ларга багышланган җыр яздырган
Илсөя Бәдретдинова өр-яңа җыр яздырган. Ул барлык хатын-кызларның элек йөргән егетләренә багышлана.
«Менә ич, «Китсәң кит». Яңа җыр. Барлык мәйданчыкларда. Сезне белмим, ләкин мин үзем нык көттем бу җырны. Барлык «бывший»ларга багышлана. Сөюеңне илтеп салам, Агыйдел суларына», – дип яза ул.
Җырны Сания Әхмәтҗанова сүзләренә Айдар Тимербаев иҗат иткән.
«Һәр чыккан җырыгыз хит була да куя. Шаккатам. Плейлистка алдым», «Барлык җырларыгыз да тормышчан. Рәхмәт», «Сез татар эстрадасы примасы. Сокланам», «Матур итеп куып җибәрә торган җыр», – дип, мактау сүзләре язалар видео янында.