Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сөюемне аңларсыңмы?» Руслан Кираметдиновның кул изәвеннән каушаган кыз кем ул?

news_top_970_100
«Сөюемне аңларсыңмы?» Руслан Кираметдиновның кул изәвеннән каушаган кыз кем ул?

Руслан Кираметдинов интригалар ясавын дәвам итә. Күптән түгел ул социаль челтәрдә Сабан туенда ясаган чыгышын куйды. Пост Алинә исемле кызның аккаунтыннан алынган. Шул Алинә видеога төшергәндә, Руслан Кираметдинов аңа кул болгый. Алинә, каушавыннан, телефонын читкә бора. Видеода җырчы Салават Фәтхетдинов репертуарыннан: «Әле мин сагынам сине, соңрак син сагынырсың» җырын башкара.

Соңрак Руслан Кираметдинов массажист кызны кочаклап фотога төшкән. Фото фонына ул Руслан Кираметдиновның: «Сөюемне аңларсыңмы?» дигән җырын куйган. Җырда: «Язларымнан, җәйләремнән, көзләремнән атлыйм синең узып киткән эзләреңнән. Көтәм әле бер борылып карарсың дип, сөюемне әйтмәсәм дә аңларсың дип» – дигән сүзләр бар. 

Алинә шатлыгын виртуаль дуслары белән уртаклашкан. Руслан бу кызның аккаунтына сылтама да ясаган – ул массаж ясаучы икән. Бу – шундый рекламамы, әллә инде Русланның мәхәббәтеме?

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 июль 2023
    Исемсез
    Руслан👍👍👍👏👏👏
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100