Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сөю челләсе»: Рифат Зарипов яңа җырын тәкъдим итте

news_top_970_100
«Сөю челләсе»: Рифат Зарипов яңа җырын тәкъдим итте
Рифат Зарипов аккаунтыннан скриншот

Рифат Зарипов бик тә кызыклы исемеле яңа җырын тәкъдим итте – яңа иҗат җимеше «Сөю челләсе» дип атала.

Бу җырның сүзләрен Сания Әхмәтҗанова, көен, аранжировкасын Дилүс Шәйхразыев язган.

«Җәйге челлә. Күңел канатлана,

Кабатлана яшьлек хисләре», –

дигән юллар бар анда.

«Шәп. Җырларыңның иң-иң матуры булган», – дип кабул иткән Рифат Зарипов тамашачыларының берсе бу җырны.

Яңа җырга видеода Рифат Зариповның тормыш иптәше дә төшкән. Пар Төркиядә ял иткән күренешләргә җырны салган.

«Хәерле озын гомерләр сезнең гаиләгә», – дип тә теләгәннәр Зариповларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100