Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сөяркәсенә дә булмасын!» Көнче хатын иренә киллер яллаган

news_top_970_100
«Сөяркәсенә дә булмасын!» Көнче хатын иренә киллер яллаган
https://pixabay.com/

Новосибирск шәһәрендә пенсионер хатын элеккеге ирен үтерергә киллер яллаган. Ул ирен сөяркәгә бирмәс өчен шундый адымга барган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

2020 елның 10 гыйнварында кичке унберләр тирәсендә Кудряшовский коттедж бистәсендә 65 яшьлек ир-атның ишегенә курьер булып кыланучы ир-ат шалтырата. Ул, посылка китердем, дип өйгә уза. Аннары пистолет чыгара һәм хуҗаның башына 2 тапкыр ата. Ир-ат шунда ук үлә.

Киллер машинасын читтәрәк калдырып, ике катлы коттедж янына килгән. Хуҗаны үтергәч, ул качып китә. Урамда кеше булмаса да, биредәге йортларның барысында диярлек камералар тора. Шуңа күрә ул кадрларга эләгә. Тикшерүчеләр үтерүченең маршрутын ачыклый. Ул 46 яшьлек Александр Морозов булып чыга. Өстәвенә, ул үрнәк әти, патриот, кораллар коллекциясе җыя. Ул 65 яшьлек ир-атны үтергән коралын елгага ыргыта, өс киемен урманда яндыра.

Судта Александр күптәнге иптәше Яшар Исаевның заказын үтәвен әйтә. Исаевка заказны өлкән яшьтәге бизнес-леди Светлана Жиронкина биргән була. 60 яшьлек Светлана мәрхүм ир-атның элеккеге хатыны булып чыга. Суд аларның барысын да кулга алу турында карар чыгара.

Николай белән Светлана 30 елдан артык бергә яшәгән. Уртак йорт, үсеп беткән балалар, оныклар, уртак бизнес. Ләкин бер мизгелдә алар талаша һәм аерылышырга карар кыла. Бераз иректә яшәп алгач, кабат кавышалар. Аннары тагын аерылышалар.

Бераздан Николайның яңа сөяркәсе барлыкка килә. Элеккеге хатынның ачуы чыга. Шулай итеп, Светлана ирен үтерү өчен киллер яллый. Заказ алган Александр бу турыда үсмер улына сөйләп бирә. Аннары эшен башкармый йөри. Әле көз көне үк алган заказын Яңа елдан соң гына үти. Бу вакытта Светлана да өйдә була. Николайга аткан тавышны ишеткәч, ул икенче каттан төшә. Ул видеокүзәтү камерасына эләгә.

Судта Жиронкина һәм Исаев гаебен танымый. Бераздан Морозов та күрсәтмәләрен үзгәртә, таларга кердем, дип әйтә.

Тик видеокамера хуҗабикәнең үзен сәер тотуын төшереп ала. «Ята торган ирен күрә, аның баш астыннан кан ага. Шуңа карый, иренә исеме белән дәшә, аннары кухняга керә, жалюзины төшерә, кухня гарнитуры янына урындык куя, өскә менеп нидер ала һәм халат астына яшерә. Аннары гына балаларына шалтырата. Ашыгыч ярдәм чакырмый», – дип сөйләгән хокук саклаучылар.

Присяжныйлар суды бу 3 кешене дә гаепле дип тапкан. Морозовны – 12 елга, Жиронкина белән Исаевны 13әр елга хөкем иткәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100