news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сөяркәсен башка исем белән атаган хатынны вәхшиләрчә үтергәннәр

news_top
Сөяркәсен башка исем белән атаган хатынны вәхшиләрчә үтергәннәр
https://sakh.sledcom.ru

Көньяк-Сахалин шәһәрендә бергә яшәүче ир белән хатын арасында җәнҗал җинаять белән тәмамланган. Бу турыда «Вести» каналы Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 44 яшьлек хатын белән 46 яшьлек ир-ат табын корып утыра. Шул чакта хатын иренә башка ир-ат исеме белән дәшә.

Шуннан соң ир-ат ярсый, хатынны типкәләп кыйный, куллары белән суга. Хатын бик күп травмалар ала һәм урында ук һәлак була.

Ирне тоткарлаганнар. Аңа карата җинаять эше ачылган. Ул «алдан уйлап сәламәтлеккә авыр зыян китерү һәм саксызлык аркасында кеше үтерү»дә гаепләнә, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар