«Сөяркәсе беркемнән оялмыйча шалтыратты». Күп балалы хатынны ире вәхшиләрчә үтергән
Новосибирскида күп балалы хатынны ире үтергән. Ирне 23 октябрьгә кадәр сак астына алганнар. Тикшерү версиясе буенча, 47 яшьлек Дмитрий хатынын үтергәнче кыйнаган, мәетен өй тирәсендәге паркта күмеп куйган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Дмитрий моңа кадәр берничә тапкыр хөкем ителгән.
«Тикшерү версиясе буенча, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат 18 августта паркта хатыны белән хәмер эчеп утыра. Өйгә кайтышлый алар талаша. Ир-ат көнләшә, хатынына аяклары, куллары белән күп тапкыр бәрә. Башына һәм гәүдәсенә сугып кыйный», – дигәннәр Тикшерү идарәсендә.
Ир хатынын кыйнаган мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Алар якында гына йортта фатир арендалап яшәгән. Почта тартмаларында кан таплары бар. Ир хатынын подъездда да кыйнаган, мөгаен. Күршеләре сүзләренчә, ир белән хатын моңа кадәр дә талашып яшәгән.
46 яшьлек хатын өйгә кайткач үлә. Ире мәетне балконга алып чыга. Үзе эшкә китә. Берничә сәгатьтән кайта һәм мәетне, җәймәгә төреп, бакча арбасына сала һәм паркка алып бара.
Суд Дмитрийны сак астына алу турында карар чыгара. Судка мәрхүмә хатынның 3 кызы, туганының кызы да килә.
«Ул әнигә уңга-сулга хыянәт итте. Эштәге хатын белән йөрде. Сөяркәсе, беркемнән оялмыйча, әни каршында видеоэлемтәдән шалтыратты. Әни чыдый алмады, аерылышасы иде. Берничә көн бездә яшәде, аннары ире кайтырга күндерде. Минем версия – әни хезмәт хакы алган, ул шул акчаны алып сөяркәсенә китмәкче булган», – ди мәрхүмәнең кызы.