«Сөяркәмнән бала таптым, ирем үзенеке дип уйлап үстерә...»
Башка хезмәткәрләрнең кайтып китүе булды, Ринат минем бүлмәгә кереп, ишектәге ачкычны эчке яктан борып та куйды. Шуны гына көтеп утыргандай, секунд эчендә бер-беребезнең кочагына ташландык. Ринат мине шашып-шашып үбәргә тотынды...
Ирем белән бик яратышып, озак йөреп өйләнештек. Бергә яши башлаган көннән бала турында хыялландык. Ләкин мин 7 ел балага уза алмадым. Ул вакытта күпме күз яше түгүем, табибларга нинди зур суммалар калдыруым турында язып та торасым килми. 2 мәртәбә ЭКО ясаттым, барыбер Илшат белән балабыз булмады.
Тора-бара, бу проблемалар безнең араны да суытты, икебез дә күп вакытны эштә үткәрә башладык. Гел эштә яткач, эштәге хезмәттәшләр иреңнән дә якынрак кешегә әйләнә икән.
Минем дә күрше бүлмәдә генә утыручы Ринат белән дуслыгым ныгыганнан-ныгыды. Эшкә бер-беребезне сагынып киләбез, кочаклашып күрешәбез. Ул миңа өендәгесен сөйли, мин дә аңа проблемаларымны тезеп китәм. Бергә ашыйбыз, бергә кофе эчәбез, дигәндәй. Шулай йөри торгач, ике арада күзгә күренми торган җеп барлыкка килгәнен сизми дә калдык.
Кыскасы, мин Ринатка физик яктан тартыла башладым. Аны кочаклыйсым, үбәсем килә, юк кына сәбәп белән дә янына атылып керәм, бүлмәсеннән чыгасы килми... Ул да моны сизенде бугай, миңа башкача карый башлады, җай чыкканда кулдан, билдән тотып алырга тырышты. Шоколадлар алып килеп сыйлады, бәйрәмдә бүләксез калдырмады.
Ринатның зәңгәр күзләренә туп-туры карасам, дөньяларымны оныта, эреп төшә, үземне белештермәс дәрәҗәгә җитә идем. Минем бүтән беркайчан да андый шаштыра, акылдан яздыра торган күзләр күргәнем булмады. Ә ул минем елмаюымны ошатып хәлдән тая иде.
Бервакыт эштә икәү генә соңга кадәр утырып калдык. Үзара сөйләшмәсәк тә, без моны Ринат белән белеп эшләгәнбездер, дим. Икәүдән-икәү калу теләге шулкадәр көчле иде безнең. Магнитлар сыман бер-беребезгә тартылдык, акылдан шашар дәрәҗәгә җиттек, аны ерактан күрсәм дә башым әйләнеп китә иде.
Ул көнне башка хезмәткәрләрнең кайтып китүе булды, Ринат минем бүлмәгә кереп, ишектәге ачкычны эчке яктан борып та куйды. Шуны гына көтеп утыргандай, секунд эчендә бер-беребезнең кочагына ташландык. Ринат мине шашып-шашып үбәргә тотынды. Яшүсмер чактагы кебек дәртле үбешү иде ул, соңгы тапкыр алай үбешкәнемне хәтерләми идем дә инде. Дәрт ташкыны ярларыннан чыгып агардай булды, йөрәкләр дөп-дөп типте, мин аннан килгән тәмле хушбуй исеннән исердем...
Без туктарлык хәлдә түгел идек. Мин, хатын-кыз буларак, үземдә бу ләззәткә каршы торырлык көч табарга тиеш булганмындыр. Ләкин минем дә бу хисләр ташкынында йөзәсем, мәхәббәттән исерәсем килде. Барысы да бик тиз – төш кебек кенә булды. Рәхәт, ләззәтле, гомергә дә онытылмый торган бер төш кебек… Зур тәрәзәдән төшкән ай яктысы, кечкенә тар диван, идәндәге киемнәр өеме һәм без икәү...
Бер ай үттеме икән, мин үземнең авырга узганымны белдем. Монда инде айлы кичтә «свидание» уздырулар кайгысы калмады. Ринатка барысын да ачыктан-ачык сөйләп бирдем, ул мине гаепләмәде, нәфрәтләнмәде, әмма шатланмады да. Баланы таба калсам да, гаиләсен җимермәвемне, моны сер итеп саклавымны үтенде. «Мөмкинлек булганда, балага ярдәм итеп торачакмын», – дип ышандырды Ринат.
Минем күңелдә исә шатлыктан кала берни юк иде. 7 ел буе бала табарга хыялландым, бу хакта Аллаһы Тәгаләдән күпме ялварып сорадым, күпме еладым бит! Шуңа күрә баланы төшертү турында уйлап та карамадым, мин сабыемны беренче көннән яраттым.
Әлеге шатлыклы хәбәрне ирем Илшатка әйтүем булды, ул мине күтәреп алып әйләндерде, сөенечтән тыннары кысылды, авызы ерылды. Башта дөреслекне җиткерергә уйласам да, бер мизгелдә туктап калдым, аның бу бәхетен җимерәсем килмәде. Зур серемне шул көннән эчемә йоттым. Бүтән берәүгә дә авыз ачып әйтмәдем.
Эшкә гадәттәгечә йөрдем, ә өйдә ирем белән әти-әни булырга әзерләндек. Улыбыз Айзат туганда, мин баланың әтисе ирем түгел икәнен онытып та җибәргән идем, миңа ул нәкъ Илшатныкы кебек тоела башлады. Тапкан түгел, баккан кеше үзенеке, дип, эчемнән генә кабатлап йөрдем. Илшат та бала өчен үлеп торды. Әгәр дөреслекне белсә, дөньяның бер кырые кителеп төшәр, мин аның тормышын җимерермен кебек иде миңа.
Декретка киткәч, Ринат белән дә күрешкән булмады. Аны гел күреп тормагач, хисләр суынды. Йөрәктән китеп үк бетмәсә дә, кечкенә генә бер почмагына барып урнашты, искә төшеп җәфаламады.
...Улыбызга хәзер ике яшь. Аңа карыйм да, көннән-көн чын әтисенә – Ринатка охшый барганын күрәм. Без Илшат белән икебез дә коңгырт күзле, ә Айзатның күзе зәп-зәңгәр төстә. Кайчак танышлар икебезгә дә күз сала да, сәерсенеп, миңа сораулы караш ташлый. «Әтинең апасы зәңгәр күзле иде, улыбыз аңа охшаган», – дим, башымны юләргә салып. Ирем генә шикләнә башламасын инде, бу эшнең төбенә төшәргә тотынса, эшләр харап, түгәрәк бәхетебез чәлпәрәмә киләчәк.
Кайвакыт төнлә уянып китәм дә, баштагы мең төрле сорауга җавап эзләргә керешәм: «Эх, нигә шул кичне теге зәңгәр күзләр акылдан яздырды соң мине? Нигә Ринатның шашып сөйгән кайнар иреннәренә каршы тора алмадым? Әллә кайнар хисләргә бирелеп, дөрес эшләдемме икән?»
Резидә М.
Зәй.