Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөяркәләр эзләп иренең телефонын тикшергән өч балалы хатынны төрмәгә утыртырга җыеналар

news_top_970_100

Иркутск өлкәсендә яшәүче хатынны иренең телефонын тикшереп торган өчен төрмәгә утыртулары ихтимал. Аны хат язышу серен бозу өчен хөкем итәләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Көнче хатын, эше урынындагы мөмикнлекләрен файдаланып, телефон компаниясе абонентларының керә һәм чыга торган шалтыратуларын һәм хәбәрләрен карау мөмкинлеге булдыра. Хәзер аны 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

31 яшьлек Екатерина (исемнәр үзгәртелә) берничә ел Александр белән никахлашып яши. 3 бала үстерәләр, карап торышка бәхетле гаилә.

2021 елда Екатерина иренә чит номерлар шалтыратуын күреп ала, ул иренең сөяркәсе бар дип фаразлый. Екатерина телефон компанияләренең берсендә офис җитәкчесе булып эшли. Һәм сөяркәне үзе эзләп табарга була. Ул картотеканы кулланып, телефон номерларының хуҗасы исемен ачыклый. Тапкан белешмәне нишләткәндер – билгесез. Ләкин алар аерылышмый. Димәк, хатын начар әйбер тапмый. Ләкин ире артыннан тикшерүне дәвам итә. 3 ел буена иренең шалтыратуларын һәм хәбәрләрен укый.

Аннары аңа иренең апасы Валентина мөрәҗәгать итеп, ярдәм сорый. «Иремнән кемдер акча таләп итә. Очраклы белдем. Үзе берни сөйләми. Тик кемгәдер шалтыратты. Телефонын карый алмыйм, ирем шәһәрдән китте», – ди ул.

Шулай итеп Екатерина тагын эш компьютерын файдалана – Валентинаның иренең шалтыратуларын да карыйлар.

Тик ул Валентинаның иренә телефон компаниясе детализация ясау турында смс-хәбәр җибәрүен генә исәпкә алмый. Ир-ат call-үзәккә шалтырата, детализация ясамавын әйтә. Күзәтү камераларын тикшергәч, компания хезмәткәрләреннән шикләнә башлыйлар.

Екатерина эштә проблемалар турында Валентинага сөйли, ярдәм сорый, ә ул иренә әйтә. Ир-ат Екатеринаны коткару өчен ялган уйлап таба – имеш call-үзәккә ялгыш хәбәр иткән. Тик процесс башланган була инде.

Чынлыкта Валентинаның иренең акча белән проблемалары була. Тик ул бу турыда хатынына сөйләми. Ул кеше сәламәтлегенә зыян китерә, зыян күрүчегә компенсация түли. Хәзерге вакытта үзе дә эзләүдә булып чыга.

Екатерина исә гаебен танып барысын да сөйләп бирә, җинаять эше ачыла. Иренең бу хәлгә ничек каравы хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100