Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөяркә (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Сөмбел башыннан ук юрганын бөркәнде дә, нишләргә белмичә, диванда утырды. Юк, ире белән гаилә мөнәсәбәтләре шушы рәвешле төгәлләнер, дип уйламады бит ул. Хәер, нигә акланырга, нәкъ шушылай бетәчәге билгеле иде. Ничә еллар дәвамында ирен бернәрсә дә сөендермәде, шатлык бирмәде. Эштән кайта – диванга ава, кулында телефон, кичке аш ашап ала да тагын диван «кочагына» чума. Бөтен эше шул. Сөмбелнең дә сабырлыгы бетте һәм тавыш чыгарды. Ә Данир әйберләрен җыеп, юл сумкасына салды да, ишекне шапылдатып ябып чыгып китте.

Элек тә чыгып киткән вакытлары булды, әмма 2-3 көннән, кызуы сүрелгәч, кире кайта, хатыны алдына тезләнеп гафу сораган була иде. Инде өченче атна китте – Данирның кайтып күренгәне юк. Кайнанасы Сөмбелне беренче көннән үк өнәп бетермәде. Менә хәзер дә килене белән сөйләшергә теләми, чөнки нәкъ менә Сөмбел Данирның «муенына асылынып», аның «тормышын бозып ташлады» бит. Һәрхәлдә, кайнанасы шулай уйлый.

«Ә аның яраткан кызы бар иде бит. Балага узып, үз тозагыңа эләктердең улымны. Башка монда шалтыратасы булма!» – дип кырт кисте кайнанасы.

Балаларына «әтиегез командировкага китте» дип аңлатты. Данир балалары белән шалтыратып сөйләшеп тора, күрәсең, әле Сөмбелнең ялганы ачылмады. Менә хәзер дә сабыйлар үз бүлмәләрендә уйнап утыра, әтиләренең кайтуын көтә. Кинәт әтиләренә карата ярату уяндымы соң балаларында, элек бер дә сизелми иде бит. Хәер, Данир үзе дә балалар дип артык өзелеп тормады. Бармы – бар гына иде мөнәсәбәте. Игезәкләр инде икенче сыйныфта укый, ә әтиләре шушы вакыт эчендә бер тапкыр да аларның мәктәп хәлләре, ничек укулары белән кызыксынып та карамады. Өй эшләрен тикшерү яки ярдәм итү турында сүз дә юк инде. Барысы да һәрвакыт Сөмбелгә генә кирәк булды.

Сөмбел үзен дә гаепләде. Яхшы хатыннардан ирләре китми, дип әйтәләр бит. Өйдә дә гел сузылып, җәелеп беткән футболкадан, таушалып беткән башмаклардан йөрде, ире иртәләрен аны чәче таралмаган килеш кенә күрде, бары тик эшкә җыенганда гына үзен бераз тәртипкә китерә иде Сөмбел. Бизәнүләрен дә ташлады, гомумән, үзенә кул селтәде ул, юкка булган шул. Эшендәге кызлар да Сөмбелнең гел җыйнаксыз, үзен карамыйча йөрүенә игътибар итте. Менә шунда уйлыйсы иде дә аңа тышкы кыяфәте турында, әмма кем каршында бизәнеп-төзәнеп, матур киенеп йөрергә соң?! Ире аны ничек бар – шулай кабул итә. Кибетләрдә йөрергә вакыты юк, эш бетүгә өйгә чабарга кирәк: малайлар үзләре генә бит. Ире гел соңга калып кайта алайса.

Данирны эшендә зуррак вазифага күчергәннәр иде, әмма хезмәт хакы гына элеккечә калган. Дөресме, юкмы – ире шулай дип аңлатты Сөмбелгә. Менә шулай бөтен акча ипотека һәм коммуналка түләргә китеп бетте. Ә хәзер бөтен чыгымнар бер Сөмбелгә өелеп калды. Гөнаһ шомлыгына, ипотеканы да Сөмбел исеменә алганнар иде. Монда да кайнанасы кыстады инде, янәсе, Данирның оклады 3 тиен генә, ә калган акчаны конвертта ала. Нинди матур киенеп йөрү турында сүз була алсын мондый тормышта? Ашарга алырга да көч-хәлгә җитеп бара. Ә мәктәп хәзер – тамагы туймас биргән кебек: монысына кирәк, тегесенә кирәк – очы-кырые юк, кыскасы.

Нишләп гел акча турында гына уйлана әле Сөмбел. Ә бәлки, Данир белән алар арасында мәхәббәт бөтенләй дә булмагандыр, ә? Бәлки, чыннан да, Сөмбел балага узганга гына өйләнешкәндер алар. Алай дисәң, Данир үзе аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады, дөрес, Сөмбелнең балага узганын белгәч кенә... Юк, алар бер-берсен яратты. Яратты!

Инде икенче көн Сөмбел иренә шалтырата, ә Данир телефонны өзә дә куя. Иртәгә төшке ял вакытында эшенә барып килми булмас, дип уйлады Сөмбел. Нигә болай кыланганын белергә кирәк бит. Хәер, үзе дә белә ул аны – кайнанасы аларны аерыр өчен бөтенесен эшли. Хәтта оныклары турында да уйламый, әтисез ничек үсәрләр, малайлар бит алар.

Данир эш урынында түгел иде, объектта, дип аңлаттылар Сөмбелгә. Нинди объектта? Сөмбел белә-белгәннән бирле, Данир офиста, һәрвакыт җитәкчелек янында эшләде. Иренең өйгә кайтуын көтәргә булды, озак үпкәләп йөри торганнардан түгел Данир. Бераз җенләнер дә кире кайтыр.

Сөмбел эшне үзенең тышкы кыяфәтеннән башларга булды. Әкренләп, сөйкемле, үз-үзен карап яшәүче хатын-кызга әверелде. Урамда да ир-атлар күз төшерде аңа, болай үзгәрүенә эшендә дә чыш-пыш килә башладылар, шаярыштылар. Ә Данирның үзе дә, эзе дә юк. Менә шунда гына башына барып җитте: кайнанасы аны Лениза белән таныштыргандыр, кавыштыргандыр. Лениза – иреннән аерылып кайткан хатын, кайнанасының күршесендә яши. Булды, гаилә тормышы тәмам икән болай булгач. Әмма аның балалары бар бит, хәзер аларга әти дә, әни дә булырга кирәк иде. Хәер, Сөмбел элек тә аларга әти дә, әни дә булды. Кулдан гына ычкына күрмәсеннәр, малайлар бит, гел күз-колак булырга кирәк.

Әкренләп, Сөмбелнең тормышы «кәлиягә» кереп китте. Ире ташлап китсә дә, тынычланды. Бер Сөмбел генә түгел мондый хәлдә калган, күп хатын-кызлар балаларын ялгыз тәрбияләп үстерә.

Данир аерылышырга гариза язды, Сөмбел каршы килеп маташмады, хәзер үз бәхетен табар Данир, кайнанасы да тынычланыр. Суд карары буенча, Данир балаларын ялларда алып китәргә тулы хокуклы иде. Ул аларны ялларга гына алып китеп калмады, ә мәктәптән дә алып кайтты. Ни гаҗәп, якшәмбе көннәрендә улларын кире китергәч, Сөмбел яшәгән фатирда тоткарлана да башлады. Сөмбелнең үзгәрүен күреп, аңа игътибар бирә башлады. Әллә нинди матур сүзләр әйтте. Эштән соң да алар янына керештерә башлады, соңга кадәр калды, балларының өй эшләрен тикшерде, алар белән уйнады. Малайлар йоклап киткәч, кухняда элекке хатыны янында утырды. Чәй эчтеләр, бергә яшәгән вакытларын искә алдылар.

Берсендә, кичке аш ашаганда, Данир Сөмбелне үпте һәм биленнән кочып алды. Сөмбел иренә карата булган хисләрен күпме генә яшерергә, «күмәргә» тырышса да, алар яңадан дөрләп кабынды. Данир кунарга калды. Иртән, уллары уянганчы дип, кача-поса китәргә ашыкты.

Элекке ир белән хатын сөяркәләргә әйләнде. Сөмбелнең элекке кайнанасы килеп тавыш та чыгарды. Сөмбел, теге Лениза кебек, чит гаиләне җимерергә җыенмый. Ул бары ничә еллар никахлы булып яшәгән ирен ярата гына. Һәм хәзер Сөмбел үзләренең гаиләсендә булган ызгыш-талашларның сәбәбе – кайнанасы булуын аңлады. Нәкъ менә ул аларны аерды.

Очрашулар дәвам итте, әмма Сөмбел сөяркә статусын үзгәртергә җыенмый. Данир аңа да, балаларга да элеккегә караганда күбрәк игътибар бирә башлады. Хәзер Сөмбел акча турында уйлап та карамый. Кирәк иде, дип әйтүе була, инде шул әйбер кичкә сатып алынган да була. Ялларда, бергәләп, шәһәр читенә, табигатькә баралар яки паркта балалар белән карусельләрдә атыналар. Менә шундый гаилә тормышы турында хыялланды бит Сөмбел! Аларны аерган өчен кайнанасына мең рәхмәт!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 апрель 2023
    Исемсез
    Бик гыйбрэтле, тормышчан.эсэр, тормышта тэрле хэллэр була, агыда, карасыда, лэкин жайланып киткэннэр бит, балалар бэхетенэ тигезлек белэн яшэсеннэр инде, рэхмэт авторга, ижат унышлары телэп калам.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100