Минем бу тарихым бик баналь. Мин – ялгыз хатын-кыз, балаларым юк, шәхси тормышымны ничек тә җайга салырга тырышам. Азамат белән танышу сайтында танышып, аралашып киттек. Телефоннан сөйләшә башладык. Көненә берничә мәртәбә сөйләштек, ә соңыннан күрешергә, кинога барып кайтырга уйладык.
Беренче күрүгә ошады ул миңа. Үз-үзен караучы, ягымлы егет. Миңа аның белән күңелле, рәхәт булды, без бер дулкында идек. Бернинди шик тә булмады.
Без еш очраштык, минем дусларыма кунакка бардык. Еш шалтыратыштык, языштык, кыскасы, барысы да гадәти булды. Ул хәтта 1-2 тапкыр миндә кунарга да калды.
Әмма мин «алсу күзлектән» йөргәнмен икән. Шул күзлекләр чәлпәрәмә килеп ватылды да, кыйпылчыклары йөрәгемә кадалды. Берсендә подъезд төбендә мине шашынган бер хатын-кыз каршы алды. Бу Азаматның хатыны булып чыкты.
Бу хатынның кычкыруларыннан, чинауларыннан аның Азаматның хатыны булуын аңладым, балалары да бар икән. Ул иренең хыянәт итеп йөрүен күптән сизенгән булган, Азаматтан яшереп кенә телефонына геолокация куйган һәм менә шымчы кебек минем эзгә төшкән.
Бу хатынның миңа әйткән пычрак сүзләрен тыңлап, моның дөресме-юкмы икәнен аңларга тырышып, сүз дә әйтә алмый басып тордым. Ә ул чынлап та минем белән сугышырга җыенды, күршем аркасында гына көч-хәлгә подъездга кереп котыла алдым.
Нәрсә эшләргә белмәдем, бүредәй улыйсым килде. Азаматка шалтыраттым. Мин ул хатынның алдамаганын аңладым, тик мондый икейөзлелектән җаным әрнеде. Азамат нәрсә турында сүз барганын шундук аңлый алмады, ә соңыннан ничек тә судан коры чыгарга тырышты. Имеш, әйе, өйләнгән икән, әмма хатыны белән мөнәсәбәтләре катлаулы... Мондый очракларда әйтелә торган баналь аклану, кыскасы. Азамат хатынын алдап йөргән икән, минем янга киткәндә «шабашкага барам» дип алдаган, тик һәр хатын-кызда да тоемлау бар ул.
Азамат минем янга сөйләшергә килде, тик мин ишекне ачмадым, бөтен номерларны алмаштырып бетердем. Менә шулай кармакка каптым мин. Ләкин кешенең паспортын сорау да, телефонын тикшерү дә ахмаклык бит инде. «Өйләнгән» дип маңгаена язылмаган. Мин кешеләргә ышанам шул, өстәвенә, без күпме вакытны бергә уздырдык. Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге, диләр. Маңгай күзләрем дә, күңел күзләрем дә томаланган булган, ахрысы. Мин бит сөяркә булуымны белмәдем дә...
Бу хәлләр миңа авыр тәэсир итте, аны онытырга тырышам. Авыр, инде хыялларымда аның белән балалар үстерә идем бит... Уйларның очы-кырые юк. Бергә ял итәргә бару турында да сөйләшкән идек... Нигә... Нигә ул миңа шундук дөресен сөйләмәгән? Аңа минем белән рәхәт булган икән, нигә хатыныннан аерылмаган, һаман аның янында калган соң ул? Әллә шалтыратып дуслашыргамы? Аерылсынмы?
Шулай уйланам-уйланам да, аннан үземә «Тукта!» дим. Ул мине баштан ук алдап йөрде, күпмедер вакыт узгач, ул минем үземә дә хыянәт итәргә мөмкин бит. Әгәр яраткан икән, сайларга кирәк иде, ике урындыкка берьюлы утырып торып булмый.
Әмма боларына күз йомарга була. Аның шашынган хатыны миннән үч ала башлады. Машинамны кырып китте (камералар юк, тик аннан башка беркемгә дә кирәк эш түгел инде бу), минем телефон номерымны язып, минем «хезмәт күрсәтүем» турында белдерүләр элеп чыкты. Нинди хезмәт икән сүзсез дә аңлашыла инде… Берничә тапкыр сугышырга да тырышып карады. Гел минем өем янында йөри, мине мыскыл итә. Мин, вакытлыча, әни янына күчеп тордым. Бераз тынычланасым килә, бәлки, ул хатын да акылына килер. Бәлки, минем нервыларымны гына түгел, ә үзенең нервыларын да бозганын аңлар. Барыбер үзеңне хөрмәт итәргә кирәк.
Үпкә-рәнҗү, ачу, нәфрәт хисләрен дә аңламыйм мин, тик нигә һаман Азамат белән яшәвен дәвам итә соң ул, бәхетле булып төшкән уртак фотоларын кертә, ә бар нәрсәдә дә мине гаепли? Әгәр мин, ул әйткәнчә, «сасы дуңгыз» икән, нишләп ирен үбәргә җирәнми соң? Ә Азамат мине үбеп кенә калмады бит... Нишләп хатын-кызлар үз ирләрен түгел, ә һәрвакыт сөяркәләрне гаепли?
Ул хатын минем тормышымны катлауландырырга тырышкан саен, мин Азаматны түгел, ә аның хатынын ныграк күралмыйм. Минем хәзер Азаматны үз яныма чакырып, бергә фотога төшеп хатынына җибәрәсем килә. Тагын да ныграк интексен иде.