«Сөялләрдән кан саркый, бу – көнгә 1500 сум хакына»: курьерлар үз эшләре турында
Шәһәр урамнарында җилкәләренә рюкзак-кап аскан кешеләрне еш очратырга мөмкин. Бөтен кеше дә аларның ризык илтүче-ташучы курьерлар икәнен белә.
Курьерлар бу хезмәтнең ни дәрәҗәдә авыр икәнлеге турында «Челнинские известия» газетасы корреспонденты Алексей Першинга сөйләгән.
Җәяүле һәм велосипедтагы курьерларның төп категориясе – өстәмә акча өчен ялланган студентлар. Компанияләр мобиль кушымталар аша эшли, ирекле график сайлап, эшкә үзеңә уңайлы вакытта чыгарга мөмкин – эш схемасы таксистларныкына охшаган.
«Уку белән эшне кушу бик җайлы. Ирекле графикта бары тик бер генә шарт – сменага чыккач, кимендә 1 сәгать эшләргә һәм кимендә 1 заказ илтергә. Бик уңайлы, бигрәк тә, дәресләр урынына буш вакыт барлыкка килгән очракта», – дип сөйли курьер Александр Серегин.
Икенче вариант – бер атна алдан үзеңә график билгеләп кую.
«Һәр шимбә саен 1 атна алдан слот ачыла. Монда илтү вакытын алдан сайлап куярга кирәк. Бер слот 4 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр сузылырга мөмкин. Бер көнгә шундый берничәне алырга була. Иң популяр һәм еш алына торганнары – 6-8 сәгатьлек слотлар», – дип сөйли курьер.
«Хезмәт хакы өчен монысы отышлырак, чөнки анда минималь түләү бар. Әгәр ирекле графикта 5 сәгатьтә 600 сумлык заказ эшләгәнсең икән, кулга шушы 600 сумны аласың. Әгәр инде 1 атна алдан график алгансың икән, 5 сәгатьлек слот өчен кимендә 1000 сум аласың, чөнки бу – минималь түләү. Әгәр 5 сәгать эчендә 1000 сумнан күбрәк эш башкаргансың икән, акчаны да күбрәк аласың дигән сүз», – дип ачыклык кертә курьер Дмитрий Дунаев.
Күпләр берьюлы берничә слот алып, көненә 12 сәгать эшләргә мөмкин, ләкин студентлар арасында андыйлар сирәк.
Заказ илтеп биргән өчен түләү юлның озынлыгына нык бәйле. Әйтик, 6 заказ өчен хезмәткәргә заказның үзе өчен 330 сум, ә 10,4 км юл үтүе өчен, ихтыяҗ коэффициентын да кушкач, 521 сум түлиләр.
Егетләр әйтүенчә, җәяүле курьерлар өчен кышын заказлар күбрәк була икән, коэффициент та зуррак, шуңа күрә кышын хезмәт хакы югарырак. Кичләрен заказлар саны арта, бигрәк тә, җомга һәм шимбә кичендә, шуңа күрә түләве дә зуррак.
Сүз уңаеннан, хезмәтең өчен түләүне шундук ала алмыйсың. Аларны фирма картага атнаның билгеле бер көнендә җибәрә. Ләкин, шул ук вакытта, заказны үтәүнең икенче тәүлегендә үк түләнә торган заказлар да бар.
«4 сәгатькә 300 сум эшләгән көннәр дә, 1000 сумнан артыграк алган көннәр дә бар. Күбрәк эшләүнең төп ысулы – заказны тизрәк алу өчен рестораннарга якынрак булу», – ди Александр Серегин.
Шулай ук, штрафлар системасы да бар. Әгәр син слотны үзеңә дип билгеләп куйгансың, ләкин сменага чыкмагансың һәм аннан баш тартмагансың икән, бер сменаның минималь түләве күләмендә штраф чәпиләр.
«Сменага 1 көн кала слоттан баш тартырга мөмкин. Әгәр инде сменага чыга алмаячагыңны шул көнне генә аңлагансың икән, ул башланганчы, техник ярдәмгә (техподдержка) язарга һәм сәбәбен аңлатырга кирәк, алар слотны синнән алачак, штраф түләргә туры килмәячәк, – дип аңлата Дмитрий Дунаев.
Озак йөргән өчен дә штрафлар каралган. 1 минутка соңга калу 2 сумга тиң.
«Заказ килгәч, син аны раслыйсың, ара ераклыгына карап, илтеп тапшыру өчен курьерга вакыт бирелә, аңа бит әле ресторан яки кибеткә барып, товарны да алырга кирәк. Киләсең, урынга килеп җитүеңне белгертеп, кнопкага басасың һәм товарны бирүләрен көтәсең. Товарны алуга, кушымтага кереп, товарны алуыңны билгелисең, һәм сиңа кабат товарны илтеп бирү өчен вакыт куялар. 1 минутка соңга калсаң, 2 сум штраф. Гадәттә барысына да өлгерә торган идем», – дип аңлата Дмитрий.
Велосипедлы курьерлар өчен дә шул ук кагыйдәләр гамәлдә. Күп кенә җәяүле курьерлар, җылы көннәр җитүгә, велосипедларга күчә, чөнки аның белән күбрәк заказ илтеп була, димәк, зуррак хезмәт хакы алырга мөмкин, дигән сүз.
«Гадәттә, 8 сәгатьлек эш өчен минем 2000 сум килеп чыга. Яхшырак көннәрдә 3000гә дә җитә», – дип уртаклаша Айдар Шәрипов.
Җәяүләп тә, велосипедта да курьерлар бик күп чакрымнар үтә, әлбәттә, бу һәрвакытта да җиңел түгел.
«5 сәгатьлек актив эш өчен, гадәттә, 13-15 км юл үтәсең. Әгәр заказлар бик күп түгел икән, 10 км. Велосипедта шул ук вакыт эчендә 2 тапкыр күбрәк йөрергә була», – дип сөйли Дмитрий Дунаев.
«Беренче көнне мин шундук 10 кмга чыктым һәм уңайлы кроссовкиларым булмауга бик үкендем. Табанымны шул дәрәҗәдә кырганмын, ул хәтта каный башлады. Көн ахырына мин аягымны ни күтәрә, ни баса алмый башладым – сөялем сулкылдый иде. Соңгы заказларны үти алмадым, штраф салдылар. Ул көнне мин 1,5 мең сумлык эшләдем, андый хезмәт өчен бик аз акча икән, дип уйладым. Соңыннан, сөялләр төзәлгәч, уңайлы аяк киеме сатып алдым, анда инде эш тә алай авыр кебек тоелмый башлады», – дип сөйли Александр Серегин.
«Курьер булып урнашканда, артык авырлыгым бар иде. Башта бөтен мускулларым сызлый иде, 1-3 айдан инде бернинди физик проблемалар да сизми башладым, 10 кг нан артыкка ябыктым. Шулай итеп, шәп фитнеска тап булдым, җитмәсә, аның өчен әле акча да түлиләр!» – дип елмая Айдар Шәрипов.