news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сөяк утыртучы Равилә апа Рамил Шәраповның имгәнгән кулын төзәткән

news_top
Сөяк утыртучы Равилә апа Рамил Шәраповның имгәнгән кулын төзәткән
Рамил Шәрапов аккаунтыннан скриншот

Артист, юморист Рамил Шәрапов быел Сабан туенда кулын имгәтеп, берара гипс белән йөрде. Күптән түгел ул имгәнгән кулын Балтачта сөяк утыртучы Равилә апага күрсәткән. Бу күренешне ул социаль челтәрдә күрсәтте. «Балтачка эшләр буенча барган идем, кулны да турайтып җибәрделәр! Равилә апага рәхмәт», – дип язган артист.

Видеода күренгәнчә, Равилә апа Рамилнең кулындагы төрле нокталарга басып карый һәм авырткан урыннарны эзләп таба. «Монда карама, мин үзем эшлим аны, тимим мин сиңа», – дип шелтәли халык табибы Рамил Шәраповны.

Равилә апа артистның кулында куркырлык берни дә булмавын әйтә. «Аңладым мин сине, бернәрсә дә юк монда, шундый әйбәт монда, бернәрсә дә юк», – диеп ул, Рамилнең кулын кисәк шыртлатып ала. Аннары: «Төшермә», – дип видеога төшерүчене кисәтә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 август 2023
    Исемсез
    Эле Дэ шушы апа кебек могжизалы кешелэр бар доньяда.Исэн САУ яшэгез .
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар