Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Совет илендәге хатын-кызлардан да бәхетлерәкләр юк»: әллә бөтен гомер алданып узганмы?

1992 елгы «Казан утлары» журналында чыккан «Хәлең ничек, ил кызы?» язмасын тәкъдим итәбез. Шул чордагы хатын-кызларның язмышын хәзерге тормыш яссылыгында чагыштырыуы кызыклы тоелды.

news_top_970_100
«Совет илендәге хатын-кызлардан да бәхетлерәкләр юк»: әллә бөтен гомер алданып узганмы?
"Татар-информ" архивы

Мәгълүм ки, без, дистәләгән еллар буена, совет илендә яшәүче хатын-кызлардан да бәхетлерәк җаннар юк, дип тәкърарладык. Бигрәк тә көннәр язга авышкач, март кереп, аның сигезе якынлашканда, ил кызларына мәдхияләрнең ниндие генә яумый торган иде?! Гомум җыелышларда аларга гына багышланган докладлар укыла, газета-журнал сәхифәләренә аларның сурәтләре басыла, мактау сүзләрен раслау өчен, әллә нинди зур саннар китерелә: «...СССР промышленностендагы барлык эшчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең 45, врачларның 76, укытучыларның 70 проценты хатын-кызлар. Капитализм шартларында кол ителгән, җәберләнгән һәм изелгән хатын-кызлар безнең илебездә, Бөек Октябрь социалистик революциясе нәтиҗәсендә, үз язмышының тулы хокуклы хуҗасына әверелде...»

Рәсми органнар гына түгел, кызларыбыз үзләре дә трибунасына да, матбугат битенә дә чәчрәп чыгып ярып салалар иде.

Шул рәвешле азмы шапырындык?! Бары тамак туклыгын, тәннең шәрә булмавын гына зур бәхеттән санап азмы шөкер иттек?! Шулай яши-яши, бүгенге ачыктан-ачык сөйләшү көннәренә, җитешсезлекләребезне барлау мөмкинлекләренә аяк бастык. Нәтиҗәсен чыгар да, кабаттан ялгышмаслык иттереп, киләчәккә юл суз!

Табигатьтә яз, яшәрү-яшьнәү чоры. Тагын март керде, хатын-кызларыбызның халыкара күләмдә билгеләнә торган олуг бәйрәмнәре җитте. Шул уңайдан да, илдәге бүгенге хәлләргә «хатыннарча бәя бирү» йөзеннән дә, журналыбызның публицистика бүлеге редакторы Кояш ТИМБИКОВА җөмһүриятебезнең кайбер хатын-кызларына мөрәҗәгать итте.

Диләра ТУМАШЕВА, КДУның Көнчыгыш телләре кафедрасы мөдире, академик:

– Хәерле көн! Хәлләрем ярыйсы. Мин гомумән дә зарланырга яратмыйм. Бу язгы көннәрдә, үзебезнең бәйрәм вакытында башны иеп утыру бөтенләй дә килешмәс иде инде.

Сүземнең башында ук гомерләрен туган телебезне өйрәнүгә, аны башкаларга да өйрәтүгә багышлаган галимәләребезне бәйрәм белән котлар идем! Аларга киләчәктә дә уңышлар теләр идем! Безнең хезмәттә җанны рәхәтләндерә торган бер бик нык таяныч бар: ана теле, туган моң, җыр баланың күңеленә шәфкать сала. Мин ышанам: ана теленең җылылыгын тойган бала явызлыкка бара алмый.

Мин бөтен бәрлыгымны татар телен, аның байлыгын, нечкәлекләрен өйрәнүгә багышладым. Тирәнгәрәк кергән саен туган телебезнең камиллегенә таң каласың. Хәзер безгә татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү мөмкинлеге бирелде. Тик бу – бары укытучылар кулыннан гына килә торган эш түгел. Бу бөек бурычны, һичшиксез, дәүләтебез үз кулына алырга тиеш. Чыгымнардан да курыкмаска иде. Кадрлар әзерләүгә, әлбәттә, күп чыгымнар кирәк булачак.

Дөрес, галимәләребез арасында да, студентлардан да бу эшкә әзер көчләребез шактый. Мин әле, бу очракта, потенциаль мөмкинлекләрне күздә тотам. Кайберәүләрдә фәнне берьяклырак өйрәнү сизелә. Наданлык көчле. Студентларның да кайберләре кулга тизрәк диплом эләктерү ягын гына чамалый. Галимнәр арасында да җитешсезлекләр – шөкер. Чит ил галимнәре белән авыр аңлашабыз, чит ил телләрен өйрәнүгә тиешле әһәмият бирелмәгән. Сәбәбе – социаль шартлар, дияр идем.

Хәзер менә мәктәпләрдә генә түгел, техникум-училищеларда да, хәтта кайбер югары уку йортларында да татар теле кертелә башлады. Кадрларның әзерлеге начар. Кайбер очракларда, бары татарча сөйләшә белгәннәре өчен генә, укытучы булып алалар. Яңа наданнар әзерләнә, дигән сүз. Телебезнең абруен төшерәләр. Кызганычка, милләттәшләребезнең башка тармактагы галимнәре бары тик урысча гына эш алып бара. Монысы да системага барып төртелә инде. Чөнки урысча язылмаган диссертацияне яклау мөмкин түгел иде. Хәтта татар теле яки әдәбиятына караган диссертацияләрнең дә урысча язылуы таләп ителә торган иде. Хәзер генә бу чикләүне туктаттылар. Үзебезнең Академиябез дә оешып килә. Мине дә хакыйкый әгъза итеп сайладылар. Эш җиңел булмаячак.

Фәндә хатын-кызга аеруча авыр.

Хәзер мин университетның Көнчыгыш телләре кафедрасын җитәклим. Яратып, теләп алынгач, авырлыгына чыдарга туры килә инде. Безнең һәммәбездән фидакарьлек таләп ителә, шунсыз татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү мөмкин түгел, әмма бу эшнең башында дәүләт эшлеклеләре торырга, мәсьәләне дәүләткүләм масштабта хәл итәргә кирәк. Дәреслекләр, кулланмалар, сүзлекләр бик күп кирәк булачак. Чөнки татарчаны җөмһүриятебезнең һәр әгъзасы өйрәнергә тиеш булачак. Мин әле соңгы вакытта Себер татарлары сүзлеген төзедем. 10 000 сүз теркәлгән аңа. 20 табаклы хезмәт. Ничек чыгарып җиткерермен?! Без бит язган хезмәтне бастыра алмый интегәбез.

– Диләра ханым, сезнең турыда мин мондый сүз ишеткән идем. «Аңарда шундый киң эрудиция, үзе татар теле белән шөгыльләнә – гаҗәп хәл!» – диләр. Хәтта безгә, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап чыккан башка кешеләргә дә, шундый ук кимсетүне тоярга туры килә.

–  Бу нәрсә милләтебезнең абруе хакында сөйли. Ничәмә-ничә еллар буена астыртын сәясәт алып барылды: янәсе, бөтен телләр кушылачак, вак халыкларның теле «йотылачак» һ.б. Әмма тарихны алдап булмый. Безнең халык бервакытта да түбәнлеккә төшмәде. Аның хатын-кызлары арасында да горурланып сөйләрлек шәхесләр җитәрлек. Галимәтелбанат Биктимерия, Ханифә Гыйсмәтия, Галимә Рәхмәтуллина, Хәбирә Насыйрия, Газизә Сәмитова, Маһруй Мозаффария, Мәхүбҗамал Акчурина һ.б. Әдәбиятыбызга зур өлеш керткән бу шагыйрәләрнең иҗаты тирәннән өйрәнүне көтеп ята.

Минем үз әнием дә заманының укымышлысы иде. Ул Иж-Буби мәдрәсәсен тәмамлаган. Татар теле укытучысы иде. Әтием исә, һөнәре башка булса да, бик моңлы һәм көчле музыкаль талантка ия иде. Милли рухи байлыкның кыйммәтен бик тирәннән аңлыйлар да һәм балаларга да аңлаталар иде. Шулай да, күрәсең, сәясәтне алдан аңлап, мине әнием урыс мәктәбенә бирде. Шул ук вакытта музыка мәктәбенә да йөрдем һәм аны уңышлы тәмамлап чыктым. Әмма, һөнәр сайлар вакыт җиткәч, хәтта Мәскәүдәге институтка керү бәхетенә ирешкәч тә, татар телен – анам телен сайлап алганмын. Сабый чактагы тәрбия җиңеп чыккан, милләткә тугрылык җиңгән.

Безнең халык бик көчле бит ул. Милли горурлыгын саклап калучылар да җитәрлек...

Наилә ГӘРӘЕВА, ТАССРның халык артисткасы, җөмһүриятебезнең Г.Тукай исемендәге бүләге иясе:

– Хәлләр барыбызда да бертөрледер инде хәзер. Шулай уйлыйм. Һәркем күбрәк көнкүреш, тамак туклыгын тәэмин итү турында кайгыртырга мәжбүр. Мин сәнгатьтәге матурлыкларга сокланып кына яши идем. Инде шомлана башладым: әллә соң бөтен гомер алданып узганмы? Бу «базар икътисады» дигәннәре бөтенләй каушатып калдырды. Баштарак, ач итмәсләр әле, хөкүмәтебез бер чарасын табар, дип ышанып яшәдем. Талоннар өләштеләр. Тик аларга ризык алып кайтыр өчен, көн чиратта уза. Көзен бөтен театр белән бәрәңгегә йөрдек, колхоз-совхозларга. Хезмәтләре ашамлык тирәсендәге тамашачылар хәлне сорашсалар, сиздереп куялар: миңа берәр ризык кирәкмиме?! Кирәкмәгән кая инде! Күз карашыннан ук аңлашыладыр, мөгаен. Шул да булдымы халык артисткасының хәле?! Үзем табынган сәнгатем алдында ояла башладым әле мин. Улым Фәрит (ул да театрда эшли, режиссер), минем шулай тирәннән борчылуымны тоеп, үзенчә киңәш бирә: «Син, әнием, укы, укы, тынычлан!» – ди. Укуын да укыйм инде. Тик күңел түрендәге шомлы уйлар бер генә мизгелгә дә артка чигенми. Кайчан гына тынычлап ижат итәргә мөмкинлек булыр? Үч иткәндәй, сонгы вакытта бөтен барлыгыңны багышлап өйрәнә торган тирән эчтәлекле рольләре дә азаеп китте. Дөрес, соңгы вакытта Т. Миңнуллинның «Илгизәр плюс Вера» исемле пьесасы буенча куелган спектакльдә Мария ролен башкардым. Көнкүреш ыгы-зыгыларыннан арынып торырга ярап куйды. Ижади рухлану булмаган чакта аеруча кыен, колак төбемдә гел Тукайның:

«Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым.

Көннәремнең һичберен дә чөнки «ак» ди алмадым.

Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым.

Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.

Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч — шул булды эш:

Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым», —

дигән сүзләре яңгырап тора әле.

Тукай булып, ул да шундый төшенке дәверләр кичергән. Безгә ни сан инде? Мин бу очракта хатын-кызларыбыз өлешенә тигән тигезсез көрәшне күз алдында тотам. Җөмһүриятебезнең җитәкчеләре арасында да хатын-кызлар юк дәрәҗәсендә. Башка тигезсезлекләр шуннан, мөгаен. Чөнки безне чын күңелдән аңлаучы юк. Ничә еллык тарихы булган театрыбыз нинди талантлы кызларны үстерде, әмма рәсми төстә бәяләнүчесе юк. Кая СССРның халык артисткаларыбыз? Ул исемне алган Хәлил ага, Фоат абый кебекләргә тиң торырлык кызларыбыз юк идемени безнең? Бар иде бит. Талантлары һич тә ким түгел иде, әмма исем берсенә дә эләкмәде. Нинди фидакарь җанлы Сара ханым Садыйкованы күпме интектерделәр? Менә шулай. Сөйләсәң – сүз, төртсәң – күз, дигәндәй. Бу көннәрдә җанны әнә шуңа охшаш авыр уйлар телгәли.

Шулай да әңгәмәбезне гел караңгы фикерләр белән генә очлыйсым килми. Артистларыбыз тәмам бетерешкәннәр икән, дип уйламасын укучылар.

Театр әһелләре элек-электән халыкка шәфкать күрсәтү юлында бәхет тапкан. Әле дә шул гадәткә тугрылыклы без. Билет бәясен күтәрмәскә тырышабыз. Халыкны биздермәскә иде!

Фәния ХУҖӘХМӘТ, «Милләт» газетасының мөхәррире:

– Җөмһүриятебезнең зур-зур газета-журналларында эшләдем. Күбесендә әсәрләремне бастырдым, тик бер генә язмам да үзгәрешсез чыкмады. Йә кыскарталар, йә төзәттертәләр. Иң яманы – бөтенләй кабул да итмиләр. Басмауның сәбәбе – әсәрнең начарлыгы, дисәләр бер хәл иде. Алай түгел. Мөхәрриргә синең фикерең ошамый. Шул сәбәпле, әйтер сүзең укучыга ирешми кала торган иде.

Шундый гаделсезлекләргә чик куелыр көнне көтә-көтә күпме гомер узды?! Һәр яңа фикергә аяк чалып утыручылар кайбер газета-журналларны һаман үз кулларында тота әле. «Милләт» газетасы шушындый фикри артталыкка каршы чыгучы рәвешендә дә үрнәк булырга тиеш.

Иҗат якларымы? Хәзерге көндә, «иҗат» дип, нәрсәне генә санарга икән соң? Миңа калса, «Милләт»не бастырып тарату да – иҗади мөнәсәбәт таләп итә. Кемгә барып, сүзне ничегрәк башлау турында төннәр буе баш ватып ятам. Инде, газета мәнфәгатьләре артыннан йөргәннән соң, бераз буш вакыт тисә, язарга тотынам. Мәкаләләрем газеталарда күренә тора. Зуррак күләмлерәкләре яки әдәби әсәрләрем киләчәктә чыгар әле, дип уйлыйм.

Хәзерге көннәрдә Америка язмаларымны рәткә салып утырам.

Белгәнегезчә, мин бит күптән түгел АКШка барып, кунак булып кайттым. Сәфәремнән алган тәэсирләр мондый кыска әңгәмәгә генә сыймый. Әңгәмәгә генәме соң? Әле үз башыма да сыеп бетмиләр. Бу – чит җирләргә минем беренче чыгуым. Башта Европаны, Африканы-фәләнне күреп кайтып, аннары АКШка очсаң – бер хәл иде. Җитмәсә, илебездәге тормыш-көнкүрешнең дә тәмам соң чигенә килеп терәлгән чагы булды. Әүвәлгечә йокымсырап кына яшәгән, чагыштырмача тамак тук, өс бөтен дәверләрдә чыгып китсәм дә, бу кадәр үк тәэсирләнмәс идем.

Анда күргәннәр бөтен көткәннәрдән дә, укыган-ишеткәннәрдән дә узып китте. Кайтып, үзебезнең ачлы-туклы җиребезгә аяк баскач, элекке эзгә төшеп яши башлаганчы, берничә ай вакыт кирәк булды. Адәм баласының «тегендәгечә» дә, бездәгечә дә яши алуын үз күзең белән күрү бик мөһим, минемчә. Ә бит бездәге миллионнарча кеше адәмчә яшәүнең ни икәнен дә белмичә, белә алмыйча, якты дөньядан кичә.

Мин Калифорния штатында яшәүче татарларда кунак булдым. Күбесенең үз йорты бар. Ул йортларның әфлисун агачлары үсеп утырган бакчада икәнлеген дә, шул бакчалардагы бассейннарда коенып көн башлауларын да, гаиләдәге һәр кешенең махсус машинасы булып, әле тагын, андый-мондый хаҗәт өчен, артык бер машина тотуларын да әйтеп тормыйм. Шуны гына гаҗәпләнеп уйлыйм: без хәтта үзебезнең хәерчелек дәрәҗәбезне дә чамалый алмый яшибез икән...

Төзелештә эшләүче, үз һөнәрен биш бармагыдай белүче дус кызларым бар минем. Берәр объектны тизрәк тапшырырга кирәксә, аларны ялсыз-нисез эшләтәләр. Соңыннан мастер аларга 10ар сум өләшеп чыга. Әй сөенәләр шуңа минем дуслар.

Мин йөргән җирдә, американнар берәр эшкә алынса, эш кушучының аларга сәгатенә 5 доллардан да кимрәк түләргә хакы юк. Закон шундый. 5 доллар – безнең бүгенге бәяләр буенча 550 сум дигән сүз! Сәгатенә бу!

Берсендә мин асфальт тигезләүче хатыннарны шәйләп алдым. Озата баручым Рифат әфәндедән машинаны туктатуын үтендем. Карап торам: бездәгечә көрәкләп измә ташу да, авыр ботинка белән таптану да, коточкыч цилиндрны тартып азаплану да юк. Барысын да машиналар эшли. Шулай да сорадым:

– Ник сез бу кадәр авыр эштә интегәсез? – дидем.

Хатыннарның барысы бергә көлеп җибәрделәр. Анда, гомумән, бөтен кеше гел көлеп-елмаеп йөри. Әлеге хатыннар мина болай җавап бирде:

– Юри алындык без бу эшкә, – диләр. – Моңарчы бездә хатыннарга бу хезмәт тыела иде. Протест белдереп, үз тигезлегебезне яклап чыктык. Инде менә шул «авыр» эштә йөрибез – бер авырлыгы да юк, бөтенесен машина башкара...

– Хезмәт хакыгыз күпме соң? – дим.

– Сәгатенә – 35 доллар, – дигән җавапларын ишеткәч, егылып китә яздым. Бу бит, безнеңчә, сәгатенә – 3850 сум. Долларның берсен 110 сумга саталар бит!..

Калыргамы? Анда – АКШтамы? Юк. Андый теләк туса, мөгаен, җае да чыккан булыр иде. Анда бөтен нәрсә эш кылуга бәйле, мин исә монда да бик күп һөнәрләргә өйрәнгән идем. Урам себерүдән башлап, озын манаралы краннарны йөртүгә кадәр – барысын да беләм, өстәвенә. АКШта татарларны эшкә бик теләп тә кабул итәләр икән. Әүвәлрәк килүчеләр сынатмаганнар, күрәмсең. Тик чит илдә калу турында бөтенләй уйлаганым юк минем. Нигә әле андый адым ясарга тиеш мин?

АКШтагы татарлар 2-3 чит ил телендә сөйләшә. Гарәп, латин хәрефләрендә басылган татар китапларын да рәхәтләнеп укыйлар. Ислам диненең нечкәлекләрен дә безгә караганда мең мәртәбә яхшырак аңлыйлар. Мин аларның фикер йөртүләрен уйлап-уйлап карадым да, шундый нәтиҗәгә килдем: бездән он суы да, тоз суы да юк икән. Биртелсә дә биртелер икән адәм баласы! Томам коргаксыганбыз...

Гөлшат ЗӘЙНАШЕВА, ТАССРның Г.Тукай исемендәге бүләге иясе:

– Хәлләрем ярыйсы. Сәламәтлегемнән дә, көнкүрешемнән дә зарлана алмыйм. Без бит чыдарга өйрәнгән. Алай да ачу килгән чаклар була: тәртип кимеде, законнар тормышка ашырылмый. Без, бер властька буйсынып, тыныч кына яшәргә өйрәтелгән идек. Бу гадәт бетте. Бер көнлек сәясәт белән яшибез шикелле.

Мин, җөмһүриятебезнең артистлары белән бергә, бик күп авылларда булам. Яшәү чыганагын үз куллары белән булдыручы кешеләр арасында авылларда йөрү күп нәрсә бирә. Шунысы аяныч: анда һаман бик авыр хезмәт шартлары хөкем сөрә. Дөрес, йокысызлык, авыр хезмәт хакына кешеләрнең хәзергә тамагы тук. Тик хәзер алар алдында җир язмышы ничек хәл кылыныр?

Аннары мин кайбер авылларда халыкның гореф-гадәтләре тискәре якка үзгәрүне күреп гаҗизләнәм. Безнең халыкның ин матур гореф-гадәтләрен нигездә авылларыбыз саклый бит. Олыны – олы, кечене – кече дип тану юкка чыгып бара. Юл йөргән кешегә ачык йөз күрсәтү, бер кичкә кунарга кертү дә – хәзер четерекле мәсьәлә кебек.

Шигъриятемә Тукай бүләге бирүләренә мин каушап калдым бугай.

– Әйе, бу бүләк хатын-кыз язучыларыбыздан иң беренче Сезгә бирелде, Сез – беренче һәм хәзергә бердәнбер.

– Бу хөрмәт мина зур җаваплылык өстәде. Андый зурлауларга лаек хатын-кызларыбыз күп бит безнең арада. Әлбәттә, миңа да бу көннәргә ирешү җиңел килмәде. Бар иде заманнар: әдәби иҗатта яман мисал кирәк булса, гел мине телгә алалар иде. Әмма мин иҗат эшемне туктатмадым. Күңел төшенкелегенә бирелмәдем.

Сәясәт белән шөгыльләнү турында әйтәсезме? Мин сәяси эшлекле түгел. Сәясәт белән махсус шөгыльләнмим. Әмма ләкин сәясәттән читтә дип санамыйм үземне. Безнең һәр хәрефебез сәясәткә хезмәт итәргә тиеш. Халыкка аңлатырга кирәк: тулы мөстәкыйльлек булмаганда, нинди тормыш алга китсен инде?!

Кызларыбыз язмышында мине тол аналар, хәтта тол калган кызлар мәсьәләсе бик нык борчый. Бу «совет чоры» дигәнебез бигрәк тә шәфкатьсез, гел кан коюлардан, сугышлардан гына торган дәвер булды. Ирләр, егетләр гел корбан булып калдылар. Әлеге тыныч саналган көннәрдә дә армиядән табутлар кайта тора. Һәр корбанга – бер тол хатын яки кыз, дигән сүз бит бу. Мин шул хакта бер шигырь язган идем. Җыр булыр бәлки, дип уйлаган идем. Вакытында Сара апага тәкъдим дә итеп карадым. Ул, «бик пессимистик шигырь» дип, музыка язмады.

Күп сөйлибез, күп язабыз – нәтиҗәсе күренми. Шулай да «өметсез шайтан» дигәндәй, киләчәкнең матуррак булуына ышанам мин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100