Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
news_top_970_100

Әни белән әбекәйнең каберенә килдек. Чүп үләннәре котырып үскән, көчле давылдан соң, рәшәткәләр ауган. Төшке ашка кадәр эшләргә килдек. Әни иелә-бөгелә эшләгәндә, үзалдына нидер сөйләнгәненә колак салдым.

Диләрә ханым, нигә сез бүген шундый усал? – дип шаярттым.

Әни сәерсенеп миңа карады да елмаеп куйды.

Әй, улым. Өч тиенлек дөньяда яшибез инде. Менә кем уйлаган бит шулай буласын? Бер гөнаһсыз җан иясе шулай әрәм булган. Әти-әнисенә нинди зур кайгы!

Син кем турында ул?

Синең балалар бакчасындагы төркемдәшең Нәзиләне әйтәм әле.

Сәер. Күз алдына кемнәрнең генә сурәте пәйда булмады, ә Нәзиләне искә төшерә алмадым.

Юк, хәтерләмим икән, – дидем.

Ул синнән 8 айга зуррак иде. Ул вакытта аңа 4 яшьләр булгандыр, – дип, әни бармакларын бөгә-бөгә исәпли башлады.

Үлдемени ул?

Тьфу! Алай кычкырып сорамыйлар инде! Тыныч йокласын, балам...

Әни тәмам каушый башлады. Алай соравыма үкендем хәтта. Берникадәр вакыттан соң, әни мин хәтерләмәгән фаҗига турында сөйләде.

Моннан 18 ел элек...

Венера белән Мансур иртән, гадәттәгечә, эшкә җыена. Венера өй эчендә тегендә-монда чабып йөри. Әле бер әйберен таба алмый, әле икенчесен.

Мәктәпкә соңга калам инде, – дип борчыла ул.

Өстәвенә, кызлары Нәзилә дә балалар бакчасына барасы килмичә, елый. Йөзен чытып, кызарып, һаман бер үк сүзне кабатлый: «Бармыйм! Бармыйм!»

Өйдә пәриләр белән үзең генә каласың киләме әллә? Тиз бул, тор караваттан! Чистарт тешләреңне! Мансур, әйт әле аңа. Ничек тыңлатырга бу баланы?

Нәзилә! Тыңла әниеңне, – диде әти кеше һәм салмак кына чәй эчүен дәвам итте.

Ашыкмый торган гадәт әтиеңнән инде синең.

Бәй, кемнең каны ага соң аңарда? Син аны пәриләр белән куркытуыңнан тукта. Алайса, мин әле дә үрмәкүчләрдән куркам.

Венера үзе җыенып беткәч, кызының кулыннан тотып, урын җиреннән сөйрәп төшерде.

Кыз аяклары белән тыпырдатып еларга кереште. Мансур түзмәде. Чәен кырыйгарак этеп куйды да кызын күтәреп алды. Аннары битеннән үбә-үбә:

Барсаң, бүген кич «куян күчтәнәче» алып кайтам. Ярыймы, кызым? – диде.

Нәзилә сөенде. Шунда ук елаудан туктады да юыну бүлмәсенә кереп китте.

Болай баланы сыйлап, акчасыз каласың бит, иптәш!

Баланы иркәләргә кирәк. Әле тормыш аңа нинди сынаулар әзерләп куйганын белмибез.

Философ булу сиңа килешми.

Ниһаять, Нәзиләне балалар бакчасына озаттылар. Кыз аларга нәни кулларын болгап калды. Тәрбияче апа аны күтәреп алып да: «Пока!» – дияргә кушты.

Нәзиләнең тизрәк өйгә кайтасы һәм әтисен күрәсе килде.

Кызны кичке 5ләр тирәсендә алып китәләр. Кайчагында аны алып кайтыр өчен дә зур көч куярга кирәк иде.

Ял көнне – Венераның туган көне иде. Бәлки, якынлашып килүче бәйрәм дә аның нервыларын какшаткандыр. Ул беркемне дә чакырмаса да, бәйрәм көне гел «үзләре белеп килү» кунаклары байтак була иде. Шуңа да ул җомга көне киченнән тавыклар кыздырып, әзерләнә башлаган иде.

Мансур кызын балалар бакчасыннан алганчы, кибеткә кереп, шоколад алып чыкты. Кызы аны зарыгып көтәсен ул белә иде.

Очрашкач, кыз күзләрен төбәп йөгерә-йөгерә килде.

Әти, син миңа бүләк алдыңмы?

Алдым, кызым, менә!

Нәзилә, кош тоткандай очына-очына, «куян күчтәнәче»н кулларына алды. Аннары Мансур кызын киендерде дә, алар җитәкләшеп кайтып киттеләр.

Нәзиләгә бу көннәрдә игътибар әз булды. Аңа бүлмәсендә тыныч кына уенчыклары белән утырырга куштылар. Венераның өй җыештыру белән табын корудан башы чыкмады. Ә ирен ул урам себерергә, бакча җыештырырга чыгарып җибәрде.

Нәзилә, әнисе камыр ризыгы пешергәндә, аның янына урындык алып килеп басып, камыр кисәген әвәләргә ярата иде. Әмма бу юлы аңа алай эшләргә ярамады.

Әтисе янында да чуалып йөрер иде, әмма анысы да коры гына: «Кит, тузан сулап торма!» – диде.

Нәзилә капка төбенә чыгып китте. Караса, балалар бакчасына бергә йөргән иптәшләре җыелган. Кыз алар янына йөгерде.

Алар арасында бер озын буйлы кыз:

Без куалашлы уйнадык. Хәзер качышлы уйныйбыз. Син дә безнең белән уйныйсыңмы? – диде.

Әйе, җиңүчегә – шоколад, – диде икенче малай.

Нәзиләнең өендә инде шоколад бар иде. Әмма бер шоколадка караганда, икәү булса – яхшырак бит. Шуңа да ул бик теләп ризалашты.

Нәзиләнең җиңәсе килү теләге шулкадәр көчле иде. Шуңа ул аны беркем дә күрмәслек җир табарга тырышты. Бер бала башкалардан борылып, унбишкә кадәр санаганчы, ул күршеләренең ишегалдына йөгерде. Кайда барырга белмичә, як-ягына карады. Анда ике генә юл бар иде: берсе – абзар, берсе бакчага чыга торган юл.

Абзарга үтмәкче иде, әмма аны оясыннан ике күзен генә ялтыратып утырган эт куркытты. Шуңа ул: «Я иду искать! Кто не спрятался – я не виноват!» – дигән сүзләрне ишетүгә, бакчага чапты.

Күршеләрнең бакчалары киң иде. Кайда басып торсаң да, күренәсең. Шунда кыз алачык янында торган суыткычны күрде. Башта ул суыткыч урамда торуына нык гаҗәпләнде.

Ә безнең суыткыч өйдә тора, – диде ул һәм, үзе дә сизмәстән, ишеген ачып, шуның эченә кереп утырды.

Башта ул күпмедер вакыт, тезләрен кочаклап, тыныч кына утырды. Үзен таба алмаганнарына бик шатланды. Соңрак балаларның аны чакырган тавышларын ишетте. Аннары ул тавышлар кимеде. Кыз аны эзләүдән туктаганнарын аңлады.

Нәзиләнең озак утырудан аяклары ойый башлады. Шуңа ул суыткычның ишеген ачмакчы булды. Кыз этеп-төртеп караса да, ишек селкенмәде дә.

Әнекәем!

Нәзилә ишекне дөмбәсли башлады. Аяклары белән дә этеп карады, әмма берни дә килеп чыкмады. Кызчык күз яшьләренә буыла-буыла еларга тотынды. Әмма тыштан аның улаган тавышларын беркем дә ишетмәде.

Вакыт барган саен, кызга һава җитми башлады. Ул сулышны ешрак һәм тизрәк суларга кереште, әмма сулаган саен, аның хәле җиңеләймәде.

Кызчык башта нәни куллары белән ишекне тырмалады. Аннары һава җитмәгәннән, эче пошканга күрә, битенә ябышты. Аннары аның күз аллары караңгыланды. Караңгылык.

Нәзиләнең югалганын ата-анасы ярты сәгатьтән соң белде. Венера ханым урамга чыгып, Мансурга эндәште:

Нәзиләне күрмәдеңме син? Өйдә юк.

Минем янда юк ул.

Ә кайда соң ул?

Икәүләп, Нәзиләне эзләргә тотындылар. Аннары урамга чыгып, сораштыра башладылар. Әмма кайда киткәнен беркем дә белмәде. Урамда очраган малайлар гына аларның качышлы уйнаганнарын әйтте.

Без аны таба алмадык.

Мансур авыл буйлап йөгерде. Һәр очраган кешедән Нәзиләне сорашты. Бөтенесе җилкәсен генә җыерды.

Урамда эскәмиядә утырган әбиләр:

Су буена төшеп китмәгәндер бит инде? Батмаганмы икән, Ходаем, – дип фаразлады.

Алла сакласын, Алла сакласын! – дип, Мансур елгага юл тотты.

Әмма бернинди дә шикле булып тоелган күренеш булмады.

Мансур белән Венера бөтен авылны күтәрде. Участковыйлар чакыртып, бөтен җирне актара башладылар.

Кеченә кыз өегездән әллә ни ерак китә алмый инде ул. Бәлки, аны берәрсе куркыткандыр. Я урласалар гына инде...

Чегәннәр килгән иде узган атнаны. Безнең якларда еш йөри башладылар. Алар алып китмәсен, – диештеләр.

Мансурларның күршеләрендә Галимовлар гаиләсе тора иде. Шәүкәт исемле күршесе, бу хәбәрне ишетүгә, аларны сүгәргә кереште: «Бер бөртек кызлары бар инде. Аны да кулдан ычкындырганнар!» Аннары тышка чыкса, оясындагы этенә игътибар итте.

Эт әллә нинди гадәти булмаган авазлар чыгара. Әле бер улый, әле бер елый.

Ашатмадылармы әллә сине бүген? – дип, Шәүкәт этенә иелеп, башыннан сыйпады.

Эт аның сыйпаганына игътибар бирмичә, тыпырчына башлады.

Соң, бар алайса, урам әйлән. Син – карт маэмай, кешегә ташланыр хәлең юк инде, – дип, бәйдән ычкындырды.

Эт, шуны гына көтеп торган сыман, бакчага чыгып чапты. Аннары теге суыткыч тирәли әрле-бирле әйләнеп йөри башлады.

Шәүкәт, ашыкмыйча гына, эт янына атлады.

Синең дә бу совет чорыннан калган суыткыч эчеңне пошыра башладымы инде? Ыргытырга һаман җай чыкмый.

Эт суыткычның алдына килеп, ике тәпиен ишеккә куйды. Шәүкәт иске суыткыч эченнән сасы ис киләчәген көтеп, үпкәсенә һава алып, суламый торырга әзерләнде. Әмма җиңел генә суыткычны ачмакчы булса да, беренче тапкырдан килеп чыкмады.

Кара әле син моны, ә! Ачылыр, ди, җиңел генә! – диде дә, ике куллап ябышты.

Бар көченнән суыткычның ишек тоткычыннан тартты. Ишек ачылып китте дә, суыткычтан Нәзиләнең гәүдәсе килеп төште.

Шәүкәт сүзсез калды. Эт, чинап, кырыйга барып посты. Ир-ат зур куллары белән кызның башыннан тотты. Караса, суыткычның ишеге, кызны йөзләре тәмам тырмалып беткән. Шәүкәт кызның нинди шартларда үлгәнен аңлады.

Гомерлеккә качкансың бит, бала… – диде Шәүкәт. Аннары ул кызны күтәреп, урамга алып чыкты. Халык калтырап куйды. Шул мизгелдәге булган тынлык дөньядагы иң көчле тавыш булып тоелды. Ул тавыш колакларны яңгыратмады, ә үзәкләрне өзде.

Бүгенге вакыт

Бик кызганыч хәл бу! Бала жәл. Нишләп, ул суыткычның ишеге шуның кадәр авыр ачыла идемени соң ул? Розеткага кушылмагандыр бит?

Юк, бакчаларында ташлыйсы суыткыч торган, үз вакытын көтеп. Күрше Шәүкәт кенә жәлләп яткырган аны. Шул вакыйгадан соң барып тапшырды инде ул аны металлоломга. Тиен акчага.

Шунардан да акча эшләп калмаса инде...

Әнинең күзләренә яшь килде.

Венераның шул вакыйгадан соң чәче агарды. Минеке дә яртылаш агарды, аныкы түгел.

Тагын балалары булдымы соң аларның?

Юк, Казанга күченделәр алар. Балалары булганын ишеткәнем юк. Бик матур иде ул кыз. Ямь-яшел күзле, сары бөдрә чәчле. Нык кызганыч... – әни, шушы хикәяне сөйләгәннән соң, юньләп эшен дәвам итә алмады. Тагын бераз уйланып торгач: «Әйдә, кайтыйк», – диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100