Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Совесть» кичектереп түләү картасы Татарстанда географиясен киңәйтә

Хәзер «Совесть» кичектереп түләү картасын Татарстанның 43 торак пунктында алырга мөмкин: шуларның 25ендә картаны курьерлар китерсә, 23ендә ул «Связной»* кибетләрендә бирелә.

news_top_970_100
«Совесть» кичектереп түләү картасы Татарстанда географиясен киңәйтә
«Моңарчы без картаны Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм тагын берничә торак пунтка гына китерә идек, әмма соңгы вакытта Татарстанның башка шәһәр-авылларында яшәүчеләр дә аның белән кызыксына башлады. Хәзер хәтта Тәтеш, Җәлил кебек зур булмаган калалар, шәһәр тибындагы бистәләрдә дә һәм республиканың тагын 40 торак пунктында якындагы «Связной» кибетендә «Совесть» картасын алырга мөмкин яки аны курьер өегезгә китереп бирәчәк», - ди «Совесть» проекты җитәкчесе Олег Ряженов-Симс.

Шунысын да искәртик: 2016 елда «Связной» «Совесть» картасы белән түләүләрне кабул итә торган беренче федераль челтәр булды. Карта хуҗалары әлеге челтәргә караган интернет-кибетләр һәм салоннарда барлык ташламалар һәм акцияләрне саклаган хәлдә теләсә нинди товар яки хезмәтләргә түли ала. Процентсыз кичектереп түләү вакыты өч ай тәшкил итә. Хәзер «Связной» кибетендә «Совесть» картасын сатып алырга да мөмкин.



«Кичектереп түләү Россия куллану электроникасы базарындагы двигательләрнең берсе һәм безнең кибетләрдә яңа, кызыклы продуктның пәйда булуы кешеләргә гаджетлар сатып алганда тагын да зуррак сайлау мөмкинлеге бирә», - дип ассызыклый «Связной» кибетләр челтәренең телекоммуникация һәм финанс хезмәтләре буенча директоры Даниил Поколодный.

«Связной» кибетендә карта юнәтү өчен якындагы сату ноктасына РФ гражданины паспортын алып килергә һәм консультантка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул картага заявка тутырачак һәм мәгълүматларны тикшерү өчен банкка тапшырачак. Әгәр гариза хупланса, картаны шунда ук бирәчәкләр. Аны рәсмиләштерү процедурасы уртача 20 минут вакытны ала.
«Связной» кибетендә шулай ук терминаллар яки кассалар аша «Совесть» картасы счетын бушлай тулыландырырга да мөмкин. Моның өчен терминалда карта номерын кертергә яки кибет хезмәткәренә картаның номерын әйтергә кирәк.



* Түбәндәге торак пунктларда яшәүчеләр «Совесть» проекты сайты аша картага заявка бирә ала һәм аларга картаны өйләренә китереп бирәчәкләр: Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Васильево, Биектау, Габишево, Званка, Яшел Үзән, Кадышево, Константиновка, Көек, Лаеш, Яңа Шигали, Яңа Николаевка, Осиново, Питрәч, Салмачы, Самосырово, Семиозёрка, Сокуры, Иске Шигали, Столбище, Усад, Юдино.

Түбәндәге торак пунктларда яшәүчеләр «Связной» кибетләрендә «Совесть» кичектереп түләү картасын юнәтә ала: Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Арча, Баулы, Бөгелмә, Буа, Җәлил, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кама Аланы, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Нурлат, Тәтеш, Чистай.

«Связной» кибетләр челтәрендә «Совесть» картасын куллану үрнәге

Әйтик, 20 июль көнне сез кибеттә кичектереп түләү шарты белән 33 мең сумга самртфон сатып алдыгыз, ди. Кичектереп түләү вакыты – 3 ай. Айлык түләү (сумманы кичектереп түләү вакытына бүләбез: 33000/3) 11 мең сум тәшкил итәчәк. Беренче тапкыр сез 11 меңне 31 августка, икенчесен – 30 сентябрьгә, өченче һәм соңгы мәртәбә 31 октябрьгә кадәр түлисез.

Мөһим: айлык түләүләр күрсәтелгән вакытта тулы күләмдә башкарылган һәм 30 сентябрьгә бурыч капланган очракта, кичектереп түләү бушлай.

Лайфхак: айның беренче көннәрендә әйбер сатып алган очракта кичектереп тору вакытын озынайтырга да мөмкин. Әйтик, сез «Связной» кибетендә шул ук смартфонны 20 июльдә түгел, ә 1 июльдә алгансыз икән, беренче түләүне шулай ук 31 августка кадәр кертергә кирәк. Шул рәвешле, кичектереп түләү вакыты 3 айдан 4 айга кадәр (1 июльдән 31 октябрьгә) арта.

Белешмә

«Связной» («Связной Логистика» АҖ) – федераль күләмдәге ритейлер. Россиядә 1995 елда эшли башлый. РФ территориясендә «Связной»ның 2700дән артык кибете бар, алар көн саен 1,5 миллион кешене кабул итә.

«Связной» кибетләрендә, кесә телефоннары, смартфоннар һәм кәрәзле элемтә операторлары хезмәтләреннән тыш, түбәндәге товар категорияләре тәкъдим ителгән: планшет компьютерлар, интернетка керү җайланмалары (модемнар), фото- һәм аудио/видео аппаратура, smart wearables, аксессуарлар.

«Связной», кушымталарны көйләү һәм урнаштыру, интернетка, цифрлы телевидениегә, коммуналь хезмәтләргә түләү һ.б. өстәмә гараниятләрне дә кертеп, хезмәтләрнең киң спектрын тәкъдим итә.

«Связной» шулай ук финанс хезмәтләре дә күрсәтә. Атап әйткәндә, аның кибетләрендә товарга кредит, иминият продуктлары алырга, кредит һәм дебет карталары рәсмиләштерергә, акча күчерергә, кредитларны капларга мөмкин.

«Связной-Клуб» бонус программасы илдә иң зур коалицион лояльлек программасы санала һәм 20 миллионнан артык катнашучыны берләштерә.

«Совесть» - 1 айдан 12 айга кадәрге чорга процентсыз кичектереп түләү картасы. Эмитенты - Киви Банк (АҖ), РФ Үзәк банкы тарафыннан бирелгән 2241нче номерлы лицензия. Супермаркетлар, кием-салым, көнкүреш техникасы кибетләре, даруханәләр, рестораннарда (һ.б.) бары тик партнерлык челтәрләре генә гамәлдә. Бүгенге көндә «Совесть» картасының Россиянең барлык төбәкләрендә 12 меңнән артык партнер-кибете («М.Видео», «Связной», «Аэрофлот», OBI, Burger King һ.б. танылган брендлар) бар. «Совесть» картасы белән сез ташламалар һәм акцияләрне саклаган хәлдә кичектереп түләү шарты белән теләсә нинди товар сатып ала аласыз. Карта, тарифлар, куллану шартлары турында тагын да төгәлрәк мәгълүмат: https://sovest.ru/ сайтында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100