Яңа ел бәйрәмнәреннән соң майонезсыз салатларга өстенлек бирү дөрес булыр. Шундый салатны социаль челтәрдә үз сәхифәсендә аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова тәкъдим итә.
Ингредиентлар: 1 кап төрле салат яфраклары (микс салатов), 10 зәйтүн җимеше, 10 моцарелла сыры, 10 «черри» помидоры, әфлисун.
Соус өчен 2 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 аш кашыгы соя соусы, 2 бал кашыгы бөртекле горчица.
Тәлинкәгә ингредиентларны үзегез теләгән тәртиптә тезеп чыгарга һәм соус салырга.