Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тараканнар чәчләренә чорнала, бите буйлап шуыша» – Шоу яратучы блогер яшьләрне таныта

news_top_970_100
«Тараканнар чәчләренә чорнала, бите буйлап шуыша» – Шоу яратучы блогер яшьләрне таныта

Зур-зур тараканнар, төрле суалчаннар мыжлап торган тартмага башларын тыгып утыралар! Юк, бу – куркыныч фильмдагы кадрлар түгел. Бу төрле шоулар ясап танылган мөселман блогеры Гүзәл Хөснетдинованың яңа проектында катнашучылар өчен чираттагы биреме.

Блогер оештырган проект моннан 2 ел элек бөтен интернетны шаулаткан иде инде. Гүзәл ул вакытта да катнашучыларга берсеннән-берсе сәеррәк биремнәр бирде. Зиратта кабер казып, шул кабергә кереп ятарга кушкан өчен, суд юлларында да йөрде. Татарстан Прокуратурасы блогер хатынга карата тикшерү оештырды.

Хәзер блогер бу уеннарның чираттагы сезонын башлап җибәргән. Анда үзләрен танытырга теләгән яшь блогерлер катнаша. Хөснетдинова аларны үзенең сәхифәләре аша күрсәтеп тора, халыкка таныта. Җиңүче исә кыйммәтле бүләкләргә ия була.

Гүзәлнең сторисларыннан күренгәнчә, бу сезон уеннары да бик кызу бара. Тараканнар, симез-симез суалчаннар һәм башка хәшәрәтләр белән тулы тартмага башыңны тыгып, 1 сәгать утырырга, дигән биреме генә ни тора!

Уенда катнашучыларның эмоцияләре төрле булган. Кемдер куркып кычкыра, нишләргә белми, шуңа да карамастан, биремне үтәп чыга. Бер кыз, бөтенләй, бу адымга бөҗәкләргә аллергиясе булган килеш ризалашкан. Икенчесе әлеге бирем өчен тулы бер фотостудия арендалаган, барысын да профессиональ рәвештә оештырган.

Биремне үтәүчеләрнең ярдәмчеләре бар. Алар егет-кызларның башларына савыт-савыт таракан коеп тора. Бөҗәкләр аларның чәчләренә чорнала, битләре буйлап шуыша.

Моңа кадәр уенда катнашучыларга 1 сәгать ташландык йортта утырырга, татар эстрадасының популяр җырчылары белән килешеп, су астында фотосессия ясарга, кебек биремнәр дә тәкъдим ителгән булган. Бу авантюрага ризалашучылар арасында Илдус Садыйков, Зәринә Хәсәншина һәм Анастасия Макарова бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100