Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Социаль эксперимент: җиргә төшеп киткән акча янчыгын урлыйлармы?

Кешенең кесәсеннән җиргә төшеп киткән акча янчыгын урлыйлармы, әллә хуҗасына кайтаралармы? Шуны ачыклау максатыннан "Intertat.ru" социаль эксперимент уздырды.

news_top_970_100
Социаль эксперимент: җиргә төшеп киткән акча янчыгын урлыйлармы?

Аулак, кеше күзеннән читтә булган урыннарда төшеп калган акча янчыгын һәр икенче кеше хуҗасына кире кайтармый. Социаль экспериментның нәтиҗәләре әнә шундый.

Социаль экспериментны халык арасында киң таралган фикерне кире кагу яки раслау максаты белән уздырдык. Матбугат чараларында, социаль челтәрләрдә җитәкче урыннарга эшкә ришвәтчелеккә уңай караган кешеләрне билгелиләр һәм алар һәр яңа эшләрендә ришвәт алуларын дәвам итәләр, дигән фикер киң таралган. Әмма аларга каршы «Бездә халык үзе шундый» диючеләр дә бар. 

Эксперимент асылы түбәндәгечә: без кешеләргә урлашырга мөмкинлек тудырабыз, ягъни акча янчыгын махсус рәвештә кешеләр күз алдында «ялгыш төшереп калдырабыз». Безнең максат – кешеләр акча янчыгын үзләштерәме яки хуҗасына кире кайтарамы икәнне белү. Моның өчен 10 акча янчыгы кулланылды. Без балалар һәм үсмерләрне, исерек хәлдәге кешеләрне экспериментта катнаштырмадык.

Тикшерү ике этапта уздырылды. Башта акча янчыгын кеше күп йөри торган, ачык урыннарда «төшереп калдырдык». 12 тапкыр моны эшләдек һәм һәр очракта да акча янчыгын кире кайтардылар. Кайберәүләр аның «төшкәнен» күрүгә үк безне кисәттеләр, икенчеләр янчыкны йөгерә-йөгерә китереп үк тапшырдылар. Безне акча янчыгын махсус төшерүдә гаепләп, ачулана һәм кычкыра башлаучылар да булды.

Экспериментның ачык урындагы өлеше буенча нәтиҗә шундый: ачык урында акча янчыгын беркем дә үзләштерми.

Экспериментның икенче өлеше кеше аз йөри торган, аулак урында уздырылды. «Төшеп калган» акча янчыгын беренче очракта ук урлап киттеләр. Аулак урында эксперимент 2 сәгать тирәсе дәвам итте һәм аның дәвамында без акча янчыгын 20 тапкыр «төшереп калдырдык».

Экспериментның аулак урындагы өлеше буенча нәтиҗә мондый: аулак урында 10 кеше акча янчыгын урлады, ә 10 кеше аны кире кайтарды.

Тикшерү нәтиҗәләре белән бу өлкә экспертларын да таныштырдык һәм бу уңайдан аларның фикерләрен белештек.

«Законга буйсыну ул әхлаклы булу дигән сүз түгел»

«Контр» куркынычсызлык оешмасы директорлар Советы рәисе Илдус Әхтәм улы Янышевка эксперимент уздыруыбыз һәм аның нидән гыйбарәт булуын аңлаткач, ул аның нәтиҗәләрен төгәл итеп әйтеп бирде. «Һәр икенче кеше акча янчыгын үзләштергән дип уйлыйм», − диде ул:

– Кеше акча янчыгын кайтару яки кайтармау турындагы карарны әлеге очракның башкаларга билгеле булу-булмавыннан чыгып кабул итә. Әгәр беркем дә белми калу мөмкинлеге бар икән, 90 процент кеше югалган милекне үзенеке итәчәк. Әгәр дә инде камералар булуы, берәрсенең күрүе мөмкин булса, 50 процент кеше караклыкка барачак. Бары тик 10-20 процент кеше генә берәү дә күрмәвен белә торып та милекне кире кайтара, дип уйлыйм.

Барысы да кешенең әхлагыннан тора. Законга буйсыну – әхлак түгел ул. Әхлак ул – кешенең эчке халәте, аның тормыштагы юнәлеше. Әхлакны гаиләдәге тәрбия, дин барлыкка китерә. Бөекбританиядә хуҗасына кайтару мөмкинлеге булган милекне үзеңә калдыру – урлау. Мин моның белән тулысынча килешәм. Сезнең очракта да акча янчыгын үзләренә калдыручылар – караклар. Бөекбританиядә хокук әлеге моральгә корылган. Ә безнең илдә мораль башка: «Төшеп калган әйбер – югалган әйбер». Нәкъ менә шушы мораль безнең халыкка урлашырга рөхсәт бирә.

Урлашу дигәндә материаль әйберләрне генә күз алдына китерү кирәкми. Мәсәлән, җәмәгать транспортында бушка йөрү, парковка өчен түләмәү, үзеңнеке булмаган баганага белдерү беркетү – болар барысы да караклык.

Илдус Янышев фикеренчә, урлашу һәм ришвәтчелек кебек күренешләрне бетерү бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе һәм бу проблеманы хәл итәргә мөмкин:

– Беренче чиратта, җинаять кодексына үзгәрешләр кертү кирәк. Чөнки бүгенге көндә 100 сум һәм 1 миллион урлаган өчен җәзалар бертөрле дисәң дә була. Аннары югары дәрәҗәдәге сәясәтчеләргә законсыз керемнәр белән көрәшне башлау зарур. Урлашулар тупланган мәгълүмат базасын булдыру да яхшы булыр иде. Ягъни нәрсәдер урласаң, син базага эләгәсең. Ул базага керүне ирекле, теләгән һәр кеше аның белән таныша алырлык итәргә кирәк. Мәсәлән, берәр кыз кияүгә чыгар алдыннан шул база аша булачак ире турында мәгълүмат таба алыр иде. «Кадерлем, син бит трамвайда бушка йөргәнсең икән», – дияргә мөмкин ул булачак иренә. Һәм, гомумән, караклыкка каршы көрәш милли идея булырга тиеш. Безгә Гарәп Әмирлекләре, Сингапур кебек илләрдән үрнәк алырга кирәк.

«Бик моңсу һәм куркыныч күренеш»

Татарстан мөфтие урынбасары, Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин 20 очракның 15ендә акча янчыгын кире кайтарганнар дип өметләнүен җиткерде. Бераз гына ялгышуын белгәч, ул бу күренешне бик начар дип атады.

– Экспериментыгызда катнашучыларның 50 проценты гөнаһка басып, акча янчыгын алып китүе бик моңсу һәм куркыныч күренеш. Бу безгә, дин әһелләренә, һәм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә тагын да көчлерәк, кулга кул тотынышып халыкны тәрбияләү буенча эшләргә кирәк дигән сүз. Халыкны вәгазьләү кирәк: урлашуның начар гамәл, ришвәтчелекнең зур гөнаһ, бер-береңә ярдәм итеп яшәүнең ничек мөһим икәнен бар кеше белергә тиеш, – ди хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт ислам илләрен үрнәк итеп куйды: аларда урлашу турында сүз дә булуы мөмкин түгел икән.

– Бервакыт без аэропорттан бер ай буе Мәккәдә Хаҗда булган хаҗиларыбызны каршы алдык. Юлда ял итеп алу максатыннан кафе янында туктадык. Бер ай буе апалар шул хәтле өйрәнгәннәр, алар тыныч күңел белән акча янчыкларын касса янында калдырып, үзләре кафеның теге башында ашарга сайлап йөриләр. Менә бу – ислам илләрендә караклыкның булмавына ачык мисал, – ди Рөстәм хәзрәт.

«Бәлки, алар урларга мәҗбүрдер?»

Композитор, драматург, җәмәгать эшлеклесе Зөлфәт Хәким барысы да экспериментның нинди урында үткәрелүеннән торуын белдерде. Ул төгәл генә бер сан да фаразламады. Әңгәмәдәшебез фикеренчә, акча янчыгының эчендә ничә сум булуы зур роль уйный. Сумма никадәр зуррак, янчыкны алып китү ихтималы да шул хәтле күбрәк дип саный ул.

– Илдәге караклыкны, ришвәтчелекне бетерү өчен юристлар да, язучылар да төгәл бер рецепт таба алмый, минемчә. Иң мөһиме – җәмгыятьнең сәламәт булуы кирәк. Ә сәламәт җәмгыять төзү – инде башка мәсьәлә. Бу очракта, бәлки, акча янчыгын 10 кеше алды дип түгел, ә 10 кеше кире кайтарды дип сөйләсәк, яхшырактыр. Өмет бар бит әле. Икенче яктан, акча янчыгын алып киткән ул 10 кешенең дә ни өчен урлавын без бит белмибез. Бәлки, ул мәҗбүр булгандыр. Очын-очка ялгап яшәүчеләр аз түгел бит, – ди язучы.

2016 елда Татарстанда хокук саклау органнары тарафыннан коррупция юнәлешендәге 1038 җинаять ачылган һәм алар башкарылмый калган. Шуларның 157се ришвәт алуга кагыла. Бу хакта Коррупциягә каршы көрәш координациясе буенча Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде. Шулай ук ришвәтчелек юнәлешендә ачылган җинаятьләрдә 60 очрак хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалану, 71е – вәкаләтләрен арттыру, 396сы– ришвәтчелек (157 факт ришвәт алу һәм 162се ришвәт бирү), 77 – арадашчы ришвәтчелек буларак билгеләнгән.

Татарстан Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе саннары буенча, якынча һәр өченче ришвәт көнкүреш өлкәсенә карый. Мәсәлән, 2016 елның 9 аенда барлыгы 993 коррупция очрагы ачыкланса, шуның 394е көнкүреш өлкәсендә ясалган. 246 факт сәламәтлек саклау, 148е мәгариф өлкәсенә карый.

Халык санын алу нәтиҗәләре буенча, иң күп ришвәтне юл инспекторлары ала – сораштыруларда катнашучыларның һәр икесе аларны ришвәт алуда гаепли. Табибларны ришвәтчелектә – 46 процент, югары уку йортлары укытучыларын 40 процент халык ришвәт ала дип шикләнә.

СОРАШТЫРУ

Сезнең күз алдында башка кеше төшереп калдырган акча янчыгын үзләштерү караклыкмы, әллә юкмы?

Караклык - 80.8%

Юк, караклык түгел - 11.5%

Җавап бирергә авырсынам - 7.7%



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100