Социаль челтәрләрдә: «Мин дә шушы самолетка утырып, парашюттан сикергән идем»
Алсу Тимерхан фаҗигадә һәлак булган инструктор Сергей Кузенконың үз һөнәренә бик игътибарлы булуын яза.
Журналист Алсу Тимерхан инстаграм сәхифәсендә үзенең дә бүген һәлакәткә очраган самолетка утырып, парашюттан сикергәне булуы турында язган.
«Минзәлә аэроклубында самолет егылып төшкән… Без дә нәкъ шул самолетка утырып сикергән идек. Номерлары туры килә», — дип язып, сторисларына фотолар урнаштырган ул.
«Минем инструкторым Сергей Кузенко да һәлак булган. Искиткеч җаваплы, игътибарлы инструктор, бик яхшы кеше иде. Мин сезне онытмам, урыныгыз җәннәттә булсын», — дигән Алсу.
- Минзәләдә парашютчылар утырган самолет егылып төшкән .
Инструктор белән парашюттан сикерү видеосы.