Социаль челтәрләрдә интим фотолары белән танылган Ләйсән Басыйрова "Бәхетле" егетенә кияүгә чыкканмы?

Интим фотолары белән танылган элекке "Болгар кызлары" триосы солисткасы Ләйсән Басыйрованың "Бәхетле" төркеме солисты Филүс Вәлиев белән бергә төшкән туй фотосурәтләре интернет челтәрендә пәйда булды.
Филүс - Бүздәк районының Түреш авылы егете. Җыр-моңга гашыйк гаиләдә туып-үскән. Әти-әнисе, туганнары да бик матур җырлый. Яшь җырчы сәнгать институтында белем ала. Октябрьский шәһәрендәге музыка училищесын тәмамлый. Санкт-Петербургтагы җыр һәм бию ансамблендә хезмәт итә.
Бер әңгәмәдә: "Кызларда нинди сыйфатларны үз итәсез? Булачак тормыш иптәшегезнең җырчы булуын теләр идегезме?" дигән сорауга Филүс: "Тыйнак, ягымлы, әти-әниләрен хөрмәт иткән кызлар ошый. Йөрәк ничек куша бит, сөекле кешем эстрада дөньясыннан да булуы ихтимал", - дип җавап биргән иде.
"Филүс Вәлиевкә, әти-әнисен шатландырып, матур гаилә коруын, бәхетле, мәхәббәтле булуын телибез", - дип язылган "Бәхетле" төркеме фан группа битендә.

Ләйсән Басыйрова эпатаж чыгышлары белән әледән әле шаккаттырып тора. Ул ваннада төшкән интим фотосессиясен Инстаграмга элгәч, "Болгар кызлары" төркеменнән куылды. "Интертат"ка интервьюсында ул ни өчен бу адымга баруы хакында сөйләде. ТМТВ премиясен тапшырганда Ләйсән сәхнәгә чыгып бу егетне үпкән иде.
Халык исә Ләйсәннең кияүгә чыгуы турындагы яңалыкка аптыраган, ышанырга да, ышанмаска да белмиләр. "О, котлыйм чын күңелдән, Филүс. Бәхетле булыгыз", "бу хәбәр дөрес түгелдер, Филүс бит әле бу хәбәрне үзе расламады", "бы монтаждыр, мөгаен. Беркайда да бергә төшкән фотолары юк, ышанмыйм", "мин дә ышанмыйм, Филүс бернинди туйга да әзерләнмәгән иде", "яшьләрне котлыйбыз", "бәхетле булсыннар", - дип язганнар.
Күбесе әлеге фотоларның фотошоп икәнен әйткән.