Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Социаль челтәрләрдә Фирдүс Тямаевның аты-юлы белән сүгенгән видеоролигы чыкты

Инстаграмда җырчы Фирдүс Тямаевның сүгенгән видеосы чыкты. Репетиция вакытында җырчы русча һәм татарча аты-юлы белән кемгәдер сүгенә. Кемнәрнедер "д...ы, бл..." дип атый, аннары "фәлән итәбез вич!" дип татарча сүгенә. Татарстанның атказанган артисты репетицияләрен гел шулай сүгенеп алып барамы? Ачыклык кертер өчен, без Фирдүс белән элемтәгә кердек.

news_top_970_100
Социаль челтәрләрдә Фирдүс Тямаевның аты-юлы белән сүгенгән видеоролигы чыкты
-Фирдүс, әлеге видеода сез бит?
-Әйе, мин. Ләкин бу видеоның ике варианты бар: оригиналы – миндә, сездә булганы бары тик фейк эше генә.

-Бу видеоны кем яздырды соң?
-Оригиналын минем төркемдә эшләүче егет яздырды. Оригиналда бер сүгенү сүзе юк. 

-Ә “фейковый” роликның авторы кем?
-Сеңлем, дусларым арткан саен, дошманнарым да арта. Казанда тугыз көн концерт куйдым. Бу күренеш кемгә ошасын ди?!

-Шулай калдырасыз әллә? Бу егетне эзләп табарга теләмисезме?
-Кирәк дип таба икән, эшләсен. Бер егет шулай бер кыланган иде бит инде. Без аны таптык. Чаллы егете иде ул. Тимәдек, әлбәттә. Алар бит шундый видеолар ясап, мине пиарить итәләр. Минем нинди икәнемне концертларыма килгән тамашачым белә. 

-Сез, гомумән, сүгенәсезме соң?
-Әйе, үземнән фәрештә ясамыйм.

-Кайчан сүгенәсез?

-Ачуымны чыгарсалар, сүгенә алам. Репетиция вакытында, кирәк булса, командама да эләгергә мөмкин. Мин фәрештә түгел!


Ә монысы исә Фирдүс Тямаевның үз аккаунтында чыккан, җырчы "чын" дип атаган видеоролик. Теге роликта сүгенү сүзе яңгыраган урыннарда җырчы: "Долбонем бүген! Селкетәбез!" дип кычкыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100