news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Социаль челтәрләрдә боз яуган кадрлар тарала: "Менә чөгендерләр - бирде кирәген!"

Социаль челтәрләрдә боз яуган кадрлар тарала: "Менә чөгендерләр - бирде кирәген!"

news_top
Социаль челтәрләрдә боз яуган кадрлар тарала: "Менә чөгендерләр - бирде кирәген!"
Социаль челтәрләрдә боз яуган видеороликлар пәйда булды.

Әлмәт-Казан трассасыннан барган йөртүче юлны төшереп алган. Юл өсте кыш кебек - ап-ак. "Җәй уртасы! Без бу бозлы яңгырга эләкмәдек, ә бездән алдагы машиналарның барысы да яньчелгән", - дип йөртүче. 


Кайсы төбәк икәнен ачыклап бетереп булмаган видеоролик та таралды. "Менә чөгендерләр. Менә кишерләр. Менә суган. Бирде кирәген! Түтәл арасы боз. Чәчкәләр боз эчендә утыра. Мондый нәрсә күргән юк иде әле. Өй кырларында боз өелеп ята. Утырткан бөтен нәрсәне исраф итеп куйды бу боз. Утырып еласаң да була", - дип сөйли бакчасын төшергән ханым.

Кичә бозлы яңгыр Арчада яуган. "Кара бездә нинди бозлы яңгыр яуды. Бер сәгать үтте, әле бу һаман эремәгән", - дип сөйли төшергән ханым.

























Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар