news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Социаль челтәрдәге пост өчен 13 яшьлек кызны классташлары кыйнаган

Социаль челтәрдәге пост өчен 13 яшьлек кызны классташлары кыйнаган

news_top
Социаль челтәрдәге пост өчен 13 яшьлек кызны классташлары кыйнаган
Санкт-Петербургта алтынчы класста укучы кызны социаль челтәрдәге пост өчен классташлары кыйнаган, дип хәбәр итә РИА Новости.

Кыйнауның сәбәбе - социаль челтәрдәге аноним пост. Бу каникул азагында була. Классташлары постның авторы бу кыз дигән нәтиҗәгә килә. Алар кич кыз янына килә һәм аны урамга сөйләшергә чакыралар. Кыз подъезддан чыгарга курка. Яшүсмерләр подъездга үзләре керә һәм кызны кыйнарга ябышалар. 

Күршесен кыйнаганны күргән хатын-кыз яшүсмерләрне араламакчы була, әмма аның үзен дә кыйный башлыйлар һәм кулын сындыралар. Тавышка коридорга чыккан әнисе кызын коткара. 

13 яшьлек кызның карыны яраланган. 

Кыйналган кызның хәлен уртача авырлыкта дип бәялиләр. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр мәктәптәге психологик атмосфераны да тикшерә.

Кыз хастаханәдә ятканда социаль челтәргә видеоролик урнаштырган. Ул анда үзенең бу постка бернинди катнашы юклыгы һәм ялгышлык нәтиҗәсендә кыйналуы турында әйтә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар