news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Социаль челтәр кулланучылары Римма Никитинага: Җырлавың ярыйсы, ә менә биюең ямьсез, язуың хаталы

Җырчы Римма Никитинага Инстаграмында "Ямьсез биисең" дигән шелтә язып калдырганнар.

news_top
Социаль челтәр кулланучылары Римма Никитинага: Җырлавың ярыйсы, ә менә биюең ямьсез, язуың хаталы
Җырчы Римма Никитина Бардага барып, татарларга дискотека ясап кайткан. Гадәттәгечә, фотоларын Инстаграмга йөкләгән.

Һәм шуннан башланган да инде. Кем мактый, ә кем хурлый. aidanshik_999 никлы кулланучы Риммага болай дип язып куйган: "Җырлавыгыз ярыйсы гына, ә менә биюегез ямьсез, кулларыгызны артык нык болгыйсыз", - дигән. Аңа кушылучылар да бар. Шул ук вакытта җырчыны яратучылар да бар.

Ә берәү! Берәү Римма Никитина постында хаталар күргән (хаталар чыннан да бар): "Нәрсәдер язганчы, орфографик сүзлеккә кара, зинһар!" - дип язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар