Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөтсез тормыш: «Балаларыма солы һәм кокос сөте генә эчерәм»

Башка модалар үзгәргән кебек, туклану модасы да бер урында таптанмый. Хәзер сөттән, глютеннан һәм шикәрдән баш тартучылар артканнан-арта бара.

news_top_970_100
Сөтсез тормыш: «Балаларыма солы һәм кокос сөте генә эчерәм»
Салават Камалетдинов

«Ач торсам торам, глютен ашамыйм»

Моннан 15 еллар элек вегетарианнарга шаклар ката идек, янәсе, шашлыксыз, бәлеш-пилмәннәрсез ничек түзәләр икән болар! Ул вакытта аларның «ит ашамасаң да, күп итеп сыер сөте эчәргә кирәк» дип сөйләгәннәрен хәтерлим. Аннан сөт белән йомыркадан да бизгән веганнар пәйда булды, чи ризык кына кимерүче «сыроедлар» белән дә интервьюлар эшләдем. Бүген мин белгән «вегетариан»нарның барысы да диярлек рәхәтләнеп ит ашый, шашлык өчен өзелеп тора.

Күпмедер вакыттан соң дөньяга витаминнар «эпидемиясе» таралды. Кеше, уч тутырып, төрле витаминнар, БАД эчәргә кереште. Ул мода бүген бераз тынса да, үтеп бетмәде әле. Безнең халык бигрәк тә аларның чит илдән кайтканын яхшырак дип санап, һич эчеп туя алмый.

Ләкин хәзер халыкка башка мода да иярде – «ПП диета» дип атала ул. Ягъни «правильное питание» – дөрес туклану. Минем даирәдәге өч кешенең берсе бүген шул тәртип буенча тукланырга тырыша. Аларның төп дошманнары – глютенлы камыр ризыклары, шикәр һәм сөт. «Ачлыктан диварны кимерер хәлгә җитсәм җитәм, әмма глютен ашамыйм», – дип күкрәк кага кайберләре.

Игътибар итсәгез, бүген зур супермаркетларда андыйлар өчен аерым киштәләр дә бар. Глютенсыз печенье, дөге яки кукуруз оннары, кокос сөтләре, башка тәм-томнар тезелеп киткән – җаның теләгәнен сайла. Бәяләре, әлбәттә, пенсионерлар өчен түгел. Бер классташым хәтта Әлмәттә шундый ризыклар гына сата торган кибет тә ачып җибәрде, уңышлы гына эшләп ята...

Шушы модага иярепме, моңарчы колак ишетмәгән яңа һөнәр ияләре – нутрициологлар пәйда булды. Кемнәр алар? Бу кешеләр сине дөрес ашарга өйрәтә. Ашарга утырыр алдыннан аларга тәлинкәңне фотога төшереп җибәрәсең, хәер-фатихаларын алгач кына, калагыңны кулга тотасың. Нутрициологлар киңәшләрне өеп бирә: кызыл балык аша, өстенә көнҗет орлыгы сип, ярты йомыркаң янына салат яфрагы куй, фәлән-фәсмәтән... Аннан, затлы ризыклар гына ашагач, сәламәтләнәсең, ябыгасың, матур буласың, үзеңне ярата башлыйсың. Аннан, бу сабакларны колагыңа киртләп куеп, гомер буе шулай гына ашап яшисең. Кесәң һәм сабырлыгың гына чыдасын.

«Сигез ай сөт эчкәнем юк»

Дус кызым Алия Фарамузова да тәмле ашарга ярата. «Ризык симертмәсен дә, чирләтмәсен дә, телеңне йотарлык та булсын», – ди ул. Ул әлегә шикәр һәм глютеннардан баш тартмаган, әмма сөтсез тормышны сайлаган инде. Ирен, өч баласын, әти-әнисен дә үзе белән иярткән.

– Сигез ай элек сыер сөте эчүдән туктадык, сөт ризыкларының тәмен дә оныттык инде, – ди Алия. – Сыер сөтенең төп зыяны – ул эчәклекләргә тискәре йогынты ясый. Ә эчәклекләр – икенче иммунитетыбыз кебек, сәламәтлек аларга турыдан-туры бәйле. Бу хакта берничә ел элек Интернеттан укып белгән идем. Ләкин моны кемгә генә әйтсәң дә: «Нәрсә сөйлисең, элек-электән сөт эчкәннәр. Балаларыңа сөтсез ботка пешерәсеңмени? Сөт эчәргә кирәк!» – дип, мине үгетләргә тотыналар иде.

Бертуган апам сәламәт яшәү рәвешен өйрәнә башлагач, белемнәре арткач, ул да сыер сөтенең зыянын аңлатып бирде. Битемә сыткылар чыккач, косметологка бардым, ул да миңа шикәр белән сөттән, глютеннан баш тартырга кирәклеген әйтте. Шулай итеп, мин, бер фикергә килеп, сөттән бөтенләй баш тартырга булдым. «Бүгеннән безнең өйдә сөт булмаячак!» – дип, гаиләмә игълан иттем.

Сөт ризыкларыннан баш тарту авыр булдымы? – дим.

– Улыбыз стаканлап сөт эчәргә ярата, ирем һәр кич йогырт эчә иде. Аннан, балалар һәр иртә сөтле «готовый завтрак» ашауны гадәткә керткәннәр иде. Бүтән нәрсә ашатып булмый. Менә шуларның һәммәсеннән бер көн эчендә баш тарттык. Башта 1-2 көн каршы килеп маташтылар, аннан ияләнделәр. Без хәзер эремчекле сырниклар да, сырлы бутербродлар да, сөтле боткалар да ашамыйбыз. Кофены беренче вакытта кокос сөте белән эчтек, ләкин, тора-бара, кокос тәме туйдырды. Хәзер кофены соя яки солы сөте белән эчәбез. Балаларга какаога да шуны салып бирәм.

Үсемлек сөтләре генә эчү кыйммәткә төшәме?

– Бер литр солы сөте 100 сум тора. Кокос сөтенең литры 300 сум тирәсе. Аны кофе өчен генә куллангач, күп китми.

Әти-әниеңә туклану рационын үзгәртү авыр булдымы?

– Без бергә торабыз, шуңа алар безгә җиңел генә иярделәр. Авыр булмады. Әни, дөрес туклана башлагач, 7 кг га ябыкты. Әлегә баллы ризыклардан баш тарта алмыйбыз. Глютен, шикәр һәм сөт – өчесе дә зыянлы. Бөтенесен дә ашамасаң, бит тиресе шундук яхшыра.

Балалар туңдырма сорамыймы?

– Сирәк кенә булса да, туңдырма алгалыйбыз. Үзебез дә бананнан туңдырма ясыйбыз. Бананны вак итеп турап, туңдырасың. Аннан блендер белән изәсең. Җиләкләр белән бизәп бирәсең. Банан тәме килгән, туңдырмага охшаган ризык барлыкка килә. Кайчак әйбер пешергәндә йогырт, сыр салып җибәрәсең. Әлеге продуктларны берничек тә алыштырып булмый торган очраклар бар, мәсәлән, пиццага сыр салмыйча булмый.

«Ябыгыр өчен кокос сөте эчегез»

Айгөл Бабаева, нутрициолог:

– Хайван сөтенең составында «сөт шикәре», ягъни лактоза бар. Аны эшкәртү өчен, организмда «лактаза» дигән фермент булырга тиеш, әмма кайбер олы кешеләрнең организмында ул булмый. Шунлыктан сәламәтлек белән төрле проблемалар туа. Мәсәлән, диарея, эч күбү, косу күзәтелергә мөмкин.

Аннан, сөт составында «казеин» дигән матдә дә бар. Ул эчәклекләргә цемент кебек тәэсир итә, ялкынсыну барлыкка китерә. Тән тиресе бозылу, аденоид, гайморит, тонзиллит кебек авыруларга да кайчак сыер сөте сәбәпче. Бөере авырткан кешеләргә шулай ук сөт эчәргә ярамый, атеросклероз белән авыручылар өчен дә сөтнең зыяны бар.

Сыер сөтен һәрвакыт үсемлек сөтләре белән алыштырырга мөмкин. Кокос, миндаль, соя, солы сөтләре белән, мәсәлән. Арада иң файдалысы – кокос сөте. Ул витаминнарга, микроэлементларга, май тарката торган үзлеккә ия, кандагы холестерин һәм шикәр күләмен киметә, гормональ фонны тәртипкә сала. Фигураны яхшырту өчен дә кокос сөте эчәргә кирәк.

Үзем сөттән баш тарткач, бик яхшы нәтиҗәләр күрдем. Шешенүләр бетте, тән тиресе яхшырды, ашказаны системасы җайга салынды. Күп авыруларны сөт китереп чыгарган икән.

«Сөт башка ризыклардан өстен»

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы:

– Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (с.г.в.) нинди дә булса ризыкны ашыйсы килмәсә, ул баш тарта торган булган. Ә сөттән беркайчан да баш тартмаган. «Сөт – ул ашамлык та, эчемлек тә», – дигән.

Сөт эчкәннән соң, пәйгамбәребез: «Бу ризыкның файдасын тагын да арттыр», – дип, дога кыла торган булган. Ә башка ризыклар ашаганнан соң, дога кылганда: «Моннан да әйбәтрәк ризык бир», – дигән. Бу да сөтнең башка ризыклардан өстен икәнен күрсәтә. Шуңа күрә сөттән баш тартырга ярамый.

Тагын Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сыер сөте – дәва, мае – шифа, ите – авыру», – ди. Димәк, сыер итен күп ашарга ярамый, ашаганда да яшелчәләр белән кулланырга тырышырга кирәк. Ә сөте файдалы икәненә тагын бер дәлил.

«Балаларга сөт эчертмәү аллергия китереп чыгарырга мөмкин»

Илдус Лотфуллин, Казанның 1нче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире:

– Соңгы елларда «сәламәт туклану» темасы халык арасында популяр. Бер яктан, моңа сөенәбез, бу – әйбәт күренеш. Кешеләр нәрсә ашауларына игътибар итә, ризык сәламәтлеккә көчле тәэсир итә бит. Ләкин чиктән чыгарга да кирәк түгел. Монда фәнни яктан исбатланган бер уртача караш булырга тиеш.

Балаларның сөт эчүенә килгәндә, капма-каршы ике позиция бар. Берсе – кечкенә балаларга, күпләп эшкәртелмәгән сыер яки кәҗә сөте бирү. Икенчесе – сөтне «зыянлы» дип күреп, балаларны бөтенләй сөтсез калдыру. Болар икесе дә дөрес позиция түгел.

Әйдәгез, ачыклап үтик. Бүгенге көндә халыкара фәнни педиатрик оешмаларның бу сорауга карашы болай: бер яше тулмаган балаларга эшкәртелмәгән сыер яки кәҗә, башка хайван сөтләре бирелергә тиеш түгел. Кәҗә һәм сыер сөтләре арасында аерма зур түгел. Сөткә су кушылган очраклар, сөт кушып пешерелгән камыр ризыклары, сөттә пешкән боткалар да моңа керә. Ә сөттән ясалган ризыклар – эремчек һәм катыклар, киресенчә, вакытында бирелергә тиеш. Җиде айдан башлап, бала сөттән әзерләнгән ризыкларны ашарга тиеш.

Кечкенә балага сыер сөтенең зыяны аның эчендә аксымның, минералларның артык күп булуы белән бәйле. Бу сөт сыерның бозавы, кәҗәнең бәтие өчен нык файдалы, дип әйтәбез. Ә кеше өчен иң файдалы сөт – үзенең әнисенең сөте. Чиста сыер сөте бала бер яшьтән узгач кына бирелергә тиеш.

Соңгы елларда капма-каршы позиция дә чыкты. Бөтенләй сөт ризыкларыннан баш тартучылар да очрый. Әлбәттә, бөтенләй сөт ашарга ярамаган кешеләр дә бар, бу – аллергия яки лактаза җитешсезлеге белән бәйле булырга мөмкин. Дөресен әйткәндә, андый кешеләр ул кадәр күп түгел. Аларны вакытында ачыклап, аерым бер диетага утыртырга кирәк.

Тик сәламәт балага тик торганда сөт бирмәү дөрес түгел. Сөт – ул дөрес туклануның мөһим бер компоненты. Әгәр бала сәламәт икән, аңа сөт ризыкларын вакытында бирергә кирәк. Монда «модага иярү» дигән тенденция дә бар. Фәнни принципларга таянмыйча эшли торган табибларның да гаебе бар, дип саныйм. Күп очракларда, пациентларны үзләренә җәлеп итү максаты белән, кайбер табиблар: «Менә сезгә сөт ярамый», – дигән ысуллар кулланырга мөмкин.

Шуны да күз алдында тотарга кирәк: әгәр без балаларга сөт ризыкларын вакытында бирмибез икән, алар, киресенчә, сөткә аллергик булып китәргә мөмкин. Бу сөт ризыкларына гына кагылмый. Вакытында «прикорм» кертмәү, ниндидер ризыклар бирмәү, ул ризыкларны бик соң кертү – бу ризыкларга аллергия килеп чыгуның бер сәбәбе була ала. Димәк, әгәр бала сәламәт икән, юктан гына уйлап чыгарып, сөт ризыклары бирмәү – аның рационын да ярлыландыра, аллергик булып китүенә дә сәбәп була ала. Юктан гына модага ияреп, үзеңнең тормышыңны катлауландырырга кирәк түгел. Әгәр бала сөт эчә ала, ул аның өчен мөһим туклану компоненты икән, аннан баш тартырга кирәкми.

Тагын бер момент бар. Яңа сауган сыер сөте аеруча файдалы, туклыклы дип саналса да, ул – эшкәртелмәгән ризык. Минем тәҗрибәдәге сальмонеллез очраклары һәм башка эчәклек инфекцияләре авыл ризыгы белән бәйле. Авыл йомыркасы, ите, сөте һ.б. Экологик яктан аларның файдасы бардыр, ләкин бактериология ягыннан ул ризык зыянлы булырга мөмкин. Сөтне әйбәтләп кайнатып кына эчәргә ярый.

Үсемлек сөтләренә килгәндә, аларны хайван сөте эчә алмый торган балаларга альтернатива буларак кына кулланырга ярый. Аларның да проблемалы яклары, кимчелекләре бар. Мәсәлән, соядан яки солыдан ясалган сөткә аллергия башланырга мөмкин, солы сөтендә глютен бар. Болар сыер сөтеннән яхшырак дип әйтеп булмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100