Кофе яки чәйгә сөт салып эчү гадәтенең организмга йогынтысы турында «Челнинские известия» яза.
Галимнәр бу эчемлекләргә сөт кушкач, организмның файдалы матдәләрне үзләштерүен өйрәнгән.
Алар ачыклаганча,чәй яки кофега салынган сөт бу эчемлекләрдә булган антиоксидантларны организмга тулысынча үзләштерергә мөмкинлек бирми.
Сөт майлырак булган саен, организм кофе яки чәйдән файдалы матдәләрне шулкадәр азрак ала. Ә ул матдәләр организмны оксидлашудан, күзәнәкләрне зарарланудан саклый.
Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, кофе яки чәйдәге антиоксидантлар күләмен сөт 20-30 процентка киметә, диелә хәбәрдә.