Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шотландия премьер-министры итеп сайлангач, Хәмзә Йосыф резиденциядә намаз укыган

Хәмзә Йосыф – Шотландия тарихында беренче мөселман премьер-министр.

news_top_970_100
Шотландия премьер-министры итеп сайлангач, Хәмзә Йосыф резиденциядә намаз укыган
Шотландиянең беренче министры Хәмзә Юсуф Бьют-хауста намаз укый, 28 март 2023 елHumzaYousaf
Twitter/@HumzaYousaf

Шотландия парламенты илдә идарә итүче Шотландия милли партиясе башлыгы Хәмзә Йосыфны премьер-министр итеп раслады.

37 яшьлек сәясәтче – Шотландия тарихында чыгышы белән җирле халыклардан булмаган (аның әтисе Пакыстаннан) һәм ислам динен тотучы беренче лидер.

Хәмзә Йосыф вазифага билгеләнгән көнне төнлә резиденциясендә намаз укыды. Ул премьер-министр итеп сайланган көнне резиденциягә гаиләсе белән килгән. Алар – әтисе Музаффер Йосыф, әнисе Шайста Бхутта, хатыны һәм ике кызы. Ул Рамазан аенда намаз уку – гадәти хәл икәнен әйткән.

Шотландиянең беренче министры хөкүмәт башлыгы һәм илнең сәяси лидеры функцияләрен башкара. Элекке беренче министр – партиянең экс-лидеры Никола Стерджен иде. Ул үзенең посттан китүе турында 15 февральдә игълан итте, үзенең бу адымын «озак уйланулардан соң» дип аңлатты.

Хәмзә Йосыф өчен күпчелек – барысы 71 депутат тавыш биргән. Шотланд консерваторлары лидеры Дуглас Росс һәм Шотланд лейбористлары башлыгы Анас Сарвар 31 һәм 22 шәр тавыш җыйганнар.

Хәмзә Йосыфның ант кабул итү тантанасы 29 март көнне Сессия судында узачак. Аны, шулай ук, Британия короле Карл III кә тәкъдим итәчәкләр.

Хәмзә Йосыф Глазго шәһәрендә туа. Аның әтисе Пакыстанда туган, 1960 елларда гаиләсе белән Шотландиягә күчеп килгән. Әнисе – Кениядән, азиат гаиләсеннән.

Хәмзә Йосыф Глазго университетында политология өйрәнә. Шотландия парламентына 2007 елда сайлап куелган беренче мөселман Бәшир Әхмәднең парламент ярдәмчесе булып эшли. Аннан соң, премьер-министр Никола Стерджен ярдәмчесе була. 2021 елдан Шотландия сәламәтлек саклау министры вазифасын җитәкләде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100