Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сөткә су кушу» темасын күтәргән Алмаз Мирзаянов: «Әле күп сүз ишетәселәре бар»

news_top_970_100

Парлы җырчылар Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар яңа хезмәт җимешләрен тәкъдим итте. Алар «Яшермә син миннән күзләреңне» дигән җырларына клипны авылда төшергән. Тамашачы бу клипны бик тә яратып кабул иткән, аның дәвамын көтүчеләр дә бар.

Яңа клипта тапшырыласы сөткә су салып күбәйтү күренеше дә күрсәтелә. Клиптагы нәкъ шушы тема кайберәүләрнең игътибарын җәлеп иткән, һәм аларның фикерләре Алмаз Мирзановка да барып җиткән. «Бик матур, кызыклы итеп төшергәнсез, афәрин! Без үзебез сөт җыябыз авылда, андый хәлләр клипта гына түгел, чынбарлыкта да еш була», – дип язган бер тамашачы.

«Сөткә су кушу, суга сөт кушу темасы да бар клипта. «Без дә карадык», – дип язучы сөт җыючылар да бар клип янына. Мин әле тагын да күбрәк әйтәм: шушы сөткә су куша торган хатын-кыз ролендә уйнаган Әзирә – сөт җыючы хатыны. Чын. Аларның әле күп сүз ишетәселәре бар. Үзләре үк инструкция күрсәтеп йөргән шикелле. Ярар, моны шаяру итеп кабул итәргә кирәк, ләкин шаяру булса да, бу – инде чынбарлык. Без барыбыз да шуның аркылы үткән инде», – дип аңлатты Алмаз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100