Кальций сөякләр сәламәтлеге өчен әһәмтиятле, ләкин ул сөт ризыкларында гына түгел, ә башка ризыкларда да була. Сөяк тукымаларының ныклыгы витаминнар һәм минераллар комплексына бәйле һәм аларны төрле чыганаклардан алып була. Бу хакт Health порталына сылтама белән «Аргументы и факты» сайты яза.
Белгечләр фикеренчә, яфраклы яшеллекләрдә, бөдрә кәбестәдә һәм кытай кәбестәсендә җиңел үзләштерелә торган кальций бар. Моннан тыш, бу яшелчәләр магнийга һәм К витаминына бай, алар сөякләр минерализациясен саклый.
Сөякле балык консервалары, мәсәлән, сардина һәм лосось та кальций, D витаминына, аксымнарга һәм омега-3ә бай. 100 грамм сардинада 300 миллиграммнан артык кальций бар.
«D витамины кальцийны үзләштерүгә һәм сөяк күзәнәкләре активлыгына тәэсир итә, омега-3 һәм аксым сөяк тукымалары барлыкка килүгә ярдәм итә», – дигән белгечләр.
Тофу (соя сыры) шулай ук организмны аксым һәм минераларга баета: 100 грамм продуктта якынча 200 мг кальций бар. Шулай ук анда изофлавоннар да бар, алар сөякләр сәламәтлегенә һәм матдәләр алмашына булыша.
Чикләвекләр һәм орлыклар – кальцийның тагын бер чыганагы. Мәсәлән, чиа орлыкларының бер порциясендә 179 мг кальций, бер аш кашыгы кунжутта якынча 88 мг, миндальдә 76 мг кальций бар. Аларда сөяк тукымалары өчен мөһим магний һәм фосфор да бар.
Яшь соя кузаклары да сөякләрне ныгытырга булыша: 1/3 стаканда якынча 120 мг кальций, шулай ук витаминнар һәм минераллар бар.
Белгечләр әйтүенчә, туклану – профилактиканың бер өлеше генә. Физик активлык, җәяү йөрү, йөгерү, бию һәм тренировкалар да мөһим. Алар сөякләргә йөкләнеш бирә һәм аларның структурасын ныгыта.