news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Составында спирт булган даруларны кулланырга ярыймы?

news_top

Мөселманнар составында спирт булган даруларны куллана аламы? Бу сорауга җавап Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» стандарты буенча комитет сайтында чыкты.

Составында спирт булган һәм тышкы яктан куллану өчен препаратлар (мәсәлән, кремнар, майлар, тамчылар) куллану Хәнәфи мәзһәбе карашыннан рөхсәт ителә.

Эчкә куллана торган препаратлар (мәсәлән, төнәтмәләр, сироплар һәм башкалар) берничә очракта гына рөхсәт ителә:

  • спирт эреткеч яки консервант сыйфатында кулланыла;
  • исерү максаты булмый;
  • хәләл аналоглары юк;
  • препарат катгый рәвештә табиб киңәш иткән дозировкада гына кулланыла.

Шулай итеп, экстрен һәм медицина ягыннан нигезләнгән очракларда мондый даруларны куллану рөхсәт ителгән кысалардан чыкмый, диелә Шәригать бүлеге җавабы буларак бирелгән хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар