news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яман шеш китереп чыгара торган 5 ризык

news_top
Яман шеш китереп чыгара торган 5 ризык
"Татар-информ" архивы

Ризык составындагы канцерогеннарның яман шеш китереп чыгаруы билгеле. Даими кулланганда яман шеш китереп чыгарырга сәләтле булган 5 иң куркыныч ризык турында «Челнинские известия» газетасы яза.

Шашлык, кыздырылган ит. Итне учакта пешергәндә бензапиреннар барлыкка килә. Бу матдә тәмәке төтенендә дә була.

Эшкәртелгән иттән әзерләнгән ризыклар. Ит продуктлары җитештергәндә нитрит һәм нитрат кулланыла. Ашказаны согы белән реакциягә кергәч, бу матдәләр бик көчле канцероген булган нитрозамин барлыкка китерә.

Арахис. Әгәр арахисны дөрес сакламасаң, анда гөмбәчек барлыкка килә һәм афлатоксин бүленеп чыга башлый. Бу матдә дә кеше организмы өчен зыянлы.

Попкорн. Монда төп куркыныч ризыкның үзендә түгел, ә күбрәк аның төргәгендә. Попкорн салынган пакетта перфтороктан кислотасы була, ул да канцероген булып санала.

Кола. Бу эчемлектә 4-метилимидазол канцерогены була, һәм әлеге матдә эчемлеккә үзгә төс бирә. Ул шулай ук кеше өчен зыялы матдә булып санала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар