Составында кармин булган ризыкларны ни өчен ашарга ярамавын «Хозур дин турында» телеграм-каналында аңлаталар.
Гадәттә, без кибеттән йогырт, татлы сулар, кетчуп, конфет һәм башка төрле ризыкларны сатып алганда, аларның составын тикшереп тә тормыйбыз.
Күбебез алар составында харам, ягъни ашарга ярамый торган компонентлар булу ихтималын күз алдына да китерми. Бүгенге көндә азык-төлек җитештерүдә кармин кислотасыннан ясала торган кызыл буяу матдәсе киң кулланыла башлады. Бу харам матдә ризык составында кармин, кошениль, киноварь, Е 120 атамалары астында күрсәтелгән булырга мөмкин.
Кармин кислотасы кошениль дип атала торган бөҗәктән ясала. Бөҗәкләрне йомырка салырга әзерләнгән вакытларында опунция дигән үсемлекләрдән җыеп алалар. Аннары киптереп, порошок хәленә җиткереп төяләр дә, махсус эремәдә тотып, кармин ясыйлар.
Билгеле булганча, динебездә кимерүче хайваннарны, бөҗәкләрне, җир-су хайваннарын, шулай ук суалчаннарны ризык итеп кулланырга ярамый. Бу саранчага гына кагылмый, чөнки аның хәләллегенә хәдис бар.
Кармин нәрсәдә булырга мөмкин:
Кызыл төсле җиләкле йогырт, кызыл төсле җиләкле татлы сулар, кетчуп, кызыл эчле конфет, кызыл эчлекле печенье, камыр ризыгы, кызыл төсле имбирь һ.б.
Шул сәбәпле, ал һәм кызыл төстәге ашамлыкларны сайлаганда, аеруча сак булырга һәм ризыкның составын яхшылап өйрәнергә кирәк, диелә бу хәбәрдә.