
ТР Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» стандарты комитетының Шәригать бүлеге карар чыгарды: «Alcohol denat» составында булган косметиканы куллану рөхсәт ителә. Бу турыда оешманың телеграм-каналында хәбәр ителә.
Alcohol Denat – денатурирланган спирт, ягъни эчәргә яраксыз итү өчен махсус кушылмалар өстәлгән этил спирты. Гадәттә, денатурант буларак бутил спирты, салицил кислотасы, натрий салицилаты һәм башка матдәләр аз күләмдә кулланыла.
Денатурирланган спирт косметикада кулланыла. Ул эреткеч, күбекне бетерүче, куелыкны киметүче компонент булып хезмәт итә, шулай ук антибактериаль үзлеккә дә ия.
Аны шампуньнарда, лосьоннарда, авыз чайкагычларда, кырынудан соң кулланыла торган кремнарда очратырга мөмкин.
Шунысы мөһим: еш кулланганда, мондый чаралар тирене корытырга мөмкин. Шуңа күрә аларны чама белеп кенә кулланырга киңәш ителә, диелә хәбәрдә.