news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Сосна авылы кызы тракторны биетә» – популяр блогер кыз тракторлар ярышында катнашкан

news_top
«Сосна авылы кызы тракторны биетә» – популяр блогер кыз тракторлар ярышында катнашкан
социаль челтәрләр

Казанда узган «Агроволга» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендәге тракторлар ярышында популяр блогер Гүзәл Габидуллина да катнашкан. Зифа буй-сынлы, нәфис Гүзәлнең зур трактор белән идарә итүен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та кызыксынып күзәткән.

«Кемгә печән кертәсе бар? Бүген беренче тапкыр КУН (махсус йөк төяү җайланмасы) белән эшләп карадым», – дип куйган ул әлеге роликны үзенең сәхифәсенә.

«Булдырасың», «Балтач районы Сосна авылы кызы, бураннар уйнатып, тракторны биетә»;

«Син бөтен нәрсәгә җитез, күзләр тимәсен»;

«Рәис үзе кул чабып тора», – дип сокланып, комментарийлар калдыралар Гүзәлгә.

Гүзәлнең тормыш иптәше – «Кызык-Мызык» дип танылган татар блогеры Илназ Габидуллин. Алар 2 малай тәрбияләп үстерәләр.

Гүзәлне трактор йөртергә әле 4 сыйныфта укыганда ук әтисе өйрәткән булган. Шул вакытттан бирле аның бу транспорт төренә мәхәббәте кимеми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар