Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сосиска белән тончыккан баланы бөтен күршеләре коткарырга маташкан, тик сабый үлгән

news_top_970_100

5 февральдә Мәскәүдә 3 яшьлек бала сосиска ашаганда тончыккан һәм үлгән. Аңа бөтен подъезд кешеләре –күршеләр ярдәм итәргә маташкан. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Таҗикстанда туып-үскән күп балалы гаилә арендага алган фатирда яши. Кичке аш вакытында 3 яшьлек малай сосиска ашый һәм тончыга. Аннары ул сулыш ала алмый, бераздан зәңгәрләнеп килә. Куркуга калган ата-анасы «ашыгыч ярдәм» чакыра алмый. Атасы ярдәм сорап күршегә йөгерә.

Күрше «ашыгыч ярдәм» чакыра. Табиблар килгәнче, ярдәмгә күршедәге берничә фатирдан кешеләр җыела, алар барысы бергәләп баланы коткарырга маташа. Алар бала тончыккан азыкның бераз өлешен чыгара. Ләкин табиблар килгәнче, бала сулыш алмый башлый, аннары йөрәге дә туктый.

Урынга килгән табиблар реанимация ясаса да, бала вафат була.

Әлеге гаиләдә, мәрхүм малайдан тыш, балигъ булмаган яшьтәге тагын 4 бала бар. 36 яшьлек әниләре өйдә хуҗабикә, 38 яшьлек әтиләре биредәге кибеттә киптерелгән җиләк-җимеш сата, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100