Сорау билгесен ничек уйлап тапканнар?
Ике меңләп ел элек Мисырда, Грециядә һәм Борынгы Римда сүзләр арасында буш аралар булмаган.
Укый белүче кеше нокталар, сызыклар, өтерләр, күпнокталар тик торганнан гына куелмавын белгән. Алар паузаларны, ритмны, текстның интонациясен бирү өчен кирәк. Бу турыда фактлар сайтында язылган.
Ике меңләп ел элек Мисырда, Грециядә һәм Борынгы Римда сүзләр арасында буш аралар булмаган. Текстлар хәрефләр җыелмасыннан гына тора.
Ул вакытта яза белүче кешегә караганда, сөйли белүчеләр яхшырак санала. Ораторлар сөйләмне шәп итеп бирә, кәгазьгә карап уку дигән нәрсә бөтенләй булмый. Язылган текстны укып, бер сүз кайда бетүен аңлауга күбрәк вакыт кирәк була бит.
Бу хәлгә беренче булып чик куючы — Александриядән Аристофан исемле китапханәче була. Ул текстларны аңлап утыруга күп вакыт сарыф итүдән туя һәм нокталар кертү турында тәкъдим итә. Алар юл өстенә, астына — теләсә кая куелса да, уку җайлаша. Тагын мең ел узгач кына сүзләрне буш аралар белән аеруны уйлап табалар.
Тик сорау билгесенә кадәр шактый вакыт уза. Башта аның урынына нокталы өтер куялар. Бу тамга интонация үзгәрешен аңлата. Тик сорауны гына белдерми.
Заманча сорау билгесенә охшаган тамга беренче тапкыр уникенче гасырда барлыкка килә, унсигезенче гасырда гына киң кулланылышка кереп китә.
Сорау билгесе «q» һәм «о» тамгаларыннан («эзләү», «сорау» сүзләренең латинча атамасы «quæstio» сүзенең беренче һәм соңгы хәрефләре) тора дип фаразлыйлар. Башта сорау җөмлә азагына «qo» дип язалар. Аннары «q» хәрефен «o» хәрефе өстенә куя башлыйлар. Шулай итеп «?» билгесе барлыкка килә, диелә хәбәрдә.