Сораштыру: Россия халкының 60 проценты диярлек балаларны соцчелтәрләрдә чикләүне хуплый
Россия халкының 60 проценты диярлек балаларның социаль челтәрләрдән файдалануына чикләүләр кертү яклы. Бу хакта «Ведомости» ВЦИОМ Аналитика үзәге үткәргән тикшеренүгә сылтама белән хәбәр итә.
Телефон аша сораштыру 30 августта балигъ булган яшьтәге 1,6 мең кеше арасында үткәрелгән.
Сораштыру нәтиҗәләре буенча, респондентларның 50 проценты балаларның куркыныч контентка керү мөмкинлеген чикләргә кирәк дип саный, 12 проценты 16 яшькә кадәрге балаларга социаль челтәрләрдән файдалануны тулысынча тыюны хуплый. Тагын 27 проценты бу яшькә кадәр социаль челтәрләргә керү мөмкинлеген ата-аналар рөхсәт итәргә тиеш дип саный.
Сораштырылучыларның 8 проценты чикләүләргә каршы чыккан, тагын 3 проценты җавап бирүдә кыенсынган.
Шул ук вакытта респондентларның 51 проценты мондый чараларның зыянына караганда файдасы күбрәк булачак дип саный. Әмма 82 проценты балалар һәм яшүсмерләр кертелгән тыюларны һәм чикләүләрне әйләнеп үтә алачак дип фаразлый. Нибары 12 проценты гына чаралар нәтиҗәле булачак дип саный, тагын 6 проценты җавап бирергә кыенсынган.