Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сораштыру: кем бүләкне күбрәк бирергә тиеш - егетме, кызмы?

Кемгә бүләк сайлау авыр: егеткәме, кызгамы? Бу хакта алар "Интертат"ка сөйләде. 

news_top_970_100
Сораштыру: кем бүләкне күбрәк бирергә тиеш - егетме, кызмы?

Кыз кешегә бүләк алырга авырмы, әллә исә егет кешегәме? Кызларга бу сорауны бирсәң, алар, әлбәттә, кызларга авыр диячәк. "Кызларга авыр. Егет кешегә нәрсә бирергә белмисең. Гел шампунь, гель, дезодорант, күлмәк биреп торып булмый бит инде. 14 февраль, Яңа ел, 23 февраль, аннан да авыры туган көненә бүләк эзләп иза чигәбез" дип җавап бирделәр. Егетләр дә калышмады. Сорауга җавап биргән бер егет дә, җиңел димәде. "Егеткә нәрсә бүләк итәргә дип кызларга уйларга да кирәкми. Бик җиңел бит ул. Ә менә кыз кешегә нәрсә алырга дип гел баш ватырга туры килә", - дип җавап бирде күбесе.

Бүләк, бүләк диләр, чыннан да матур, кешегә ошарлык бүләк алу бик авыр. Ә инде бәяләргә килгәндә. "Ул миңа 5 меңлек аяк киеме алып бирде, мин дә аңа бүләкне шул бәягә сатып алырга тиеш", "Кызның бүләге торганннан да кимрәк ничек инде әйбер бүләк итим. Мин бит егет кеше", "Кыз кеше минем бүләктән дә кыйбатрак торган әйбер бүләк итсә, минем күңел төшәчәк, ул мине ир-ат буларак түбәнсетә" дигән сүзләр ишетергә туры килде.

Бу бүләк проблемасын чишеп карарга булып, кызлар һәм егетләр арасында сораштыру үткәрергә булдым. Ничек кирәк алай бу бүләк бирү темасын ерып чыгу иде исәбем.

Айгөл, 24 яшь. "Егетем белән 4 елга якын йөрибез. Бүләкәрне бәйрәмнәргә генә ала идек. Мин аннан гел сорыйм, нәрсә кирәк, дим. Кирәкмәгән әйбер бүләк итеп, аның бит файдасы юк. Аннары ул да мин сораган әйберне алып бирә", - дип сөйләде ул.


- Ә сюрприз дигәннәре?

- Сюрпризны икебез дә яратмый.

- Бүләкне сорап алу була түгелме соң болай?

- Юк. Кеше бер-берсенә чүпкә дә ярамаган әйберләр бүләк итә. Аннары ул бүләкләр кая булса да тузанга батып ята.

"Кызлар нәфис затлар, аларга игътибар кирәк"

Алинә, 21 яшь. "Очрашмаган кешедән бүләк алу сәер булыр иде. Хәзерге заманда бүләкне егетләр күбрәк бирә дип саныйм. Очрашуга килгәч тә чәчәк, шоколад бирәләр. Болар барысы да бүләк".

- Ә кемнәр бүләкне күбрәк бирергә тиеш?

- Егетләр. Кызлар нәфис затлар, аларга гел игътибар кирәк. 

- Бүләкне еш бирергә кирәкме?

- Йөргән вакытта, бәйрәмнәрдә булса да бүләк бирергә кирәк. Калган вакытта үзеңә карап. Әгәр дә яраткан кешеңне сөендерергә телисең икән, бүләкне бирәсең.

- Ә син үзең бүләкләрне ничек сайлыйсың?

- Кешесенә карап. Башта үзеннән сорыйм, нәрсә кирәк дим. Әгәр дә әйтмәсә, аның кызыксынган өлкәләренә бәйле рәвештә бүләк бирәм. Мин чүп-чар бирергә яратмыйм, кирәкле, файдалы бүләк биргәннәрен яратам. 


"Безнең мөнәсәбәттә романтик кеше мин"

Милана, 25 яшь. "Бүләкне бирергә дә, алырга да яратам. Егетләр күбрәк бүләк бирергә тиеш дип саныйм".

- Ни өчен егетләр дип уйлыйсың?

- Кыз кешенең гел күңелен күреп торырга кирәк. Егет кеше кызын сөендерә алмаса нинди егет була инде ул? Бер кечкенә чәчәк, бер стакан кофе булса да алып килергә тиеш.

- Үзең бүләк бирергә яратам дидең. Нәрсәләр бүләк иткәнең бар?

- Романтик кич оештырдым. Егетем белән су буена төшеп утырдык. Мин алдан бер аланны бизәп, без икебез генә утыра алырлык итеп пледлар, тәм-томнар алып килдем. Аның күңеле булган иде.

- Ә ул сиңа андый әйберләр оештырганы бармы соң?

- Юк. Безнең мөнәсәбәттә романтик кеше мин. Егетем андый түгел, җир кешесе. Кайвакытта өйгә кайтканда уйланам, эх миңа да шундый әйбер оештырсын иде дип уйлыйм.

- Ә бәлки үзенә әйтергәдер?

- Юк. Ул вакытта мин сорап алган кебек чыга. Мин бүләкне сорап алырга яратмыйм. Егет кеше я эшли, я юк. Аның үзеннән тора.

Егетләр ничек бүләк сайлый?

Кызлар белән генә эш бармас дип, егетләрдән сораштырдым. Алар кызларына нәрсә бүләк итә, бүләкне ничек сайлый икән?

Марс, 23 яшь. "Мин кызыма муенса, алкалар бүләк итәргә яратам. Ул андый әйберләрне бик ярата. Аның сөенгәненә карап, мин дә сөенәм".

- Иң беренче биргән бүләгеңне хәтерлисеңме?

- Әйе. Мин үз кулым белән аю баласы тектем. Бөтен кулымны инә белән тишеп бетердем. Беренче тапкыр йөрергә чыкканда ул кулдан эшләгән әйберләр яратам диде. Бер атна буе аю баласы ясадым.

- Ничек кабул итте соң?

- И сөенде инде. Кычкырып көлеп колаклап, битемнән үбеп алды.

- Хәзер аю балалары текмисеңме инде?

- Юк. Акча эшли башлагач, иң яхшысын кызыма бүләк итәсем килде. Аның шатланганын күрү - минем өчен иң зур бәхет.

- Ә хәзер аю баласы бирсәң сөенер идеме икән?

- Әйе дип уйлыйм. Мин тиздән аңа тәкъдим ясыйм. Кулдан зур аю, әни аю, һәм бала аю ясап, кечкенәсенә балдак тоттырып бүләк ясыйсым килә. Ризалашыр дип өметләнәм.

- Мондый бүләк булгач әлбәттә. 

"Бүләк бирергә яратмыйм"

Раяз, 27 яшь. "Бүләк бирергә яратмыйм. Каян белеп, сайлап бетерәсе ди аны".

- Бүләк бирергә яратмыйм дисең, ә алырга яратасыңмы?

- Ә кем яратмый инде. Яратам. Миңа бүләкне туры китереп бирделәр. Бер бүләк тә яраксыз булмады.

- Ә үзең нигә бирергә яратмыйсың?

- Кызларга бүләк сайлавы бик авыр. Аларга ярап та булмый. Кием алыйм дисәң, үлчәмен белмисең, йөзек алыйм дисәң я бармагына керми, я артык зур була.

- Ә кызның үзен алып барып киертеп карарга ярамыймы?

- Юк. Ул вакытта сюрприз булмый бит инде ул.

- Бүләк бирми калдырганың бармы?

- Бар. Безнең очраша башлаганга ике ел иде. Кызым миңа ял итәргә путевка бүләк итте. Минем ул вакытта акчам юк иде.

- Кулдан берәр әйбер дә эшләмәдеңме?

- Мин кулдан әйбер ясап утыра торган кешегә ошаганмы?

- Юк. Кызың моны ничек кабул итте? Үпкәләмәдеме?

- Без очрашмыйбыз инде.

- Аңлашылды. Ярый, уңышлар.

- Син дә аның яклы ахырысы. Бөтен кызга бүләк кенә кирәк.

- Ялгышасың. Кыз кешегә игътибар кирәк.

"Инә дә бүләк"

Салават, 23 яшь. "Кызыма бүләкләрне еш бирәм. Гадәттә ул кечкенә генә бүләкләр була".

- Ничек уйлыйсың, кыз кешегәме, әллә егеткәме, кемгә бүләк алу авыр?

- Кыз кешегә, әлбәттә. Кызымның әйткәне бар, сиңа бүләк алу авыр дип. Аңа инә дә бүләк янәсе. Мин моның белән килешә алмыйм. Кызга ошаган бүләк алу бик авыр.

- Үзең нәрсәләр бүләк итәргә яратасың?

- Көндәлек кирәк була алырлык әйберләр. Косметикасы бетсә, алып бирәм. Алкалар, бижутерия бирәм.

- Кызың нәрсәләр бүләк иткәне бар?

- Гадәттә ул машинага әйберләр ала. Мин машинамны бик яратам.

- Кызмы, әллә машинамы, кайсы якынрак?

- Кыз инде. Машинага әйберләр алып торгач.

“Чәчәк бүләк иткәннәрне яратмыйм”

Популяр җырчы, ТНВ да “Кайнар хит” программасын алып баручы Айсылу Габдинова белән бүләкләр хакында әңгәмә кордым.

- Бүләкне кем күбрәк ясый?

- Бүләкне күбрәк ирем ясый. Мин бәйрәмнәргә, безнең өчен мөһим даталарга бүләк әзерлим, ә ул эштән кайтканда да күчтәнәч белән кайтырга тырыша. Гомумән, ул бүләкне ешрак ясый.

- Хәзерге заманда бүләкне кемнәр күбрәк бирә, кызлармы, егетләрме?

- Бүләкне күбрәк егетләр бирә дип уйлыйм. Мәсәлән, миндә шулай булган иде. Очрашуга да бит егетләр чәчәкләр, бүләкләр белән килә.

- Кем бүләкне күбрәк бирергә тиеш?

- Әлбәттә, егетләр! Бер психолог, гомумән, кызлар бүләк бирергә тиеш түгел дип ассызыклаган иде. Кызлар егетләргә үзләренең матурлыгын, җылы карашын гына бүләк итәргә тиеш.

- Бүләккә оптималь бәя бармы?

- Кемгә булуына карап. Дус кызыңның туган көненә, мәсәлән, бүләк 2-3 мең, сөйгән ярыңа 5 дер.

- Сезнең өчен иң кадерле бүләк нәрсә иде?

- Ярәшү балдагы.

- Үзегез бүләк сайлаганда нәрсәгә карап аласыз, ничек сайлыйсыз?

- Кешегә кирәге булсын, аңа туры килсен дип сайлыйм. Парфюм, кием, сумка бүләк итәргә яратам.

- Бүләкне бирергә, яисә алырга яратасыз?

- Икесен дә бик яратам, бүләк алу, акча күп чакта кызык. Бәясенә карап алмаска.

- Нинди бүләк акча туздыру дип уйлыйсыз?

- Үзем чәчәк бүләк иткәннәрен яратмыйм. Иремә дә өйрәтеп киләм. Чәчәк алу – акчаны җилгә очыру дип саныйм.

Бүләк, бүләк диләр. Егет бүләк итәме, кызмы, бу мөһим түгел. Сөйгәнеңне шатландыра алу – менә бу зур бүләк. Яраткан кешеңнең йөзендә балкыган елмаю – менә бу бүләк. Иң кадерле бүләкләр миллионга алынган әйбер түгел, иң кадерлесе чын җан җылы биреп ясалган бүләк. Ә сез ни дияр идегез?



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100