Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сорап та тормады»: Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның кызлары әнисе янына сәхнәгә чыккан

news_top_970_100
«Сорап та тормады»: Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның кызлары әнисе янына сәхнәгә чыккан

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның кызлары, бәләкәй Нәзирә, әнисе янына сәхнәгә чыккан да тамашачыны шаккатырган.

«Сорап та тормады, әнисе янына сәхнәгә чыгып китте Нәзирә», – дип яза баланың әтисе. Бәләкәч һич кенә дә каушап калмый, чыга да, әнисен кочаклап ала. Зөлфирә алдында эшләп торган вентилятор янына килеп баскач: «Монда җил исә», – ди кызчык. Нәзирә тамашачыга шигырь дә сөйләп бирә. Халык аны бик җылы каршы ала.

Видео астында комментарий калдыручылар да сокланган.

И-и-и Аллам, яңа туган иде бит! Инде концертта шигырь сөйләп йөри. Күз тимәсен үзенә! Булачак артист!

Алма агачыннан ерак төшми инде, афәрин!

Ике талант иясеннән туган бала талантлы булмый калмас инде. Бер үк күз тия күрмәсен, – дип, бик матур теләкләр язып калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100