Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Значок» кына димәгез»: Зәмирә Рәҗәпова бүләкләнгән

news_top_970_100
«Значок» кына димәгез»: Зәмирә Рәҗәпова бүләкләнгән
социаль челтәрләр

Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Рәхмәтем чиксез, иң беренче чиратта, сезгә, кадерле тамашачыларым. Шулай минем хезмәтемне зурлаган өчен, Мәдәният министрлыгына зур рәхмәт. «Значок» кына димәгез, мин иҗатта, татар сәнгатендә – 23 ел! Бихисап телевизион тапшырулар, төн йокламый язылган сценарийлар, төнге монтажлар, меңләгән концертлар, чакрымнар, сезнең алкышлар, мәхәббәтегез шушы медаль эченә сыйган! Минем өчен бик кадерле ул.

Сорап йөрмәдем, беркөнне ватсапка смс килгәч, гаҗәпкә калдым. Аннан соң күңелем тулды, бик рәхәт булды, чын. «Концертта тапшырсак яхшы була, – диделәр. – Якын арада нинди концертта чыгыш ясыйсыз?» Иң якыны – Ризван Хәкимовныкы. Шалтыратам.
– Ризван ага, шундый-шундый хәл…
– Зәмирә, минем концертта сиңа медаль бирсәләр, мин бик шат булырмын, – ди.
Шаккаттым. Кешенең юбилей концерты, ә ул, бик шатланып, мине бүләкләүгә вакыт бирә. Олы йөрәкле шул ул!
Менә, бүләкләделәр! Аллаһыма чиксез рәхмәт, – дип яза Зәмирә Рәҗәпова «ВКонтакте» сәхифәсендә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 февраль 2025
    Исемсез
    Тагы да зурдан, зур унышлар насыйп булсын🤲🤲🤲🙏🙏❤️
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100