Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөннәтләгәннән соң, 36 яшьлек ир-ат гангренадан үлгән

news_top_970_100
Сөннәтләгәннән соң, 36 яшьлек ир-ат гангренадан үлгән
Фото: © "Татар-информ"

Краснодарда 36 яшьлек ир-ат гангренадан үлгән. Аны сөннәтләгән булганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Сөннәтләү гадәттә дини сәбәпләр буенча башкарыла. Ләкин бу операция медицина ягыннан да кирәкле кешеләр була. Артем исемле ир-ат нәкъ менә сәламәтлек өчен шундый операциягә бара. Ялкынсыну процесслары борчыгач, Артем сөннәтләнергә карар кыла.

«Безгә, операцияне теләсә нинди яшьтә ясарга ярый, диделәр. Улым ялкынсынулардан интегә иде, аңа дарулар бирделәр, дәваланды», – дип сөйләгән Артемның анасы.

Артем бердәнбер бала була, ул сәламәтлегенә бик җитди карый. Дәвалану өчен алар иң яхшылары дип ышанган табибларга мөрәҗәгать итә. Ул танылган урологка бара. Күп кенә хирурглар косметик дип кенә санаган бу операция алдыннан уролог Артемга органын марганцовка эремәсендә чайкарга куша. 29 апрельдә табиб операция ясый, 27 мең сумга чек бирә.

Операциядән соң икенче көнне үк – туган көнендә – Артем үзен начар хис итә, температурасы күтәрелә. Ләкин моны сөннәтләү белән бәйләмиләр. Ә Артем икенче тәүлектән соң урыннан да тора алмый.

Әти-әнисе дәвалый торган табибка шалтырата. Табиб исә, операциядән соң катлаулану булуы мөмкин түгел, ди, тик барыбер өйгә килә. Ул бәйләвеч кысып куелган дип саный, анальгетиклар язып бирә.

Артемның хәле начарланганнан-начарлана. Әнисе, чиратлап, шәхси «ашыгыч ярдәм» һәм табиб чакыра. Ләкин професионалларның берсе дә Артемда коточкыч инфекция булуын күрми. Тәнендә таплар һәм куыклар барлыкка килгәч, антибиотиклар бирәләр. Тик соң була инде.

Артемны край хастаханәсенә алып китәләр һәм «гангрена» диагнозы куялар. 2 ай гангрена яшь ир-атны «ашый», табиблар аны коткара алмый.

Тикшерүчеләр җинаять эше ача. Тик 2 ел узса да, гаеплеләр ачыкланмаган, табиб эше буенча вакыт срогы инде чыккан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100